

Биектау районының тарихы, тормышы, эше, мәгарифе, мәдәнияте, спорттагы казанышлары, күренекле шәхесләре, алтын куллы осталары турындагы мәгълүматны туплау, бер үзәккә җыю максатыннан сайт эшләргә булдык. Сайтта төп урыннарның берсен Биектау районының тарихи-мәдәни мирасын барлау һәм саклауда, популярлаштыруда зур роль уйнаган музей эшчәнлеге дә алып торачак.
Биредә борынгы чорлардан ук төрле дәүләт берәмлекләре, халыклар һәм нәсел-ырулар, төрле мәдәният һәм дин вәкилләре бергә яшәгәннәр. Шуңа күрә Биектау һәм күрше район территорияләрендә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр бик күп. Биредә, таш гасырлардан башлап, Болгар, Алтын Урда чорына караган истәлекләр күп.
Биектау районында танылган драматург һәм Хәй Вахит (Габделхәй Каюм улы Вахитов), язучы-прозаик Зиннур Хөснияр (Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов), балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбан (Корбанов Рафис Харис улы), балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева) һәм башка күп кенә шәхесләр туган.
© "Биектауның биек үрләре", 2023