Архитектура һәйкәлләре

1738 нче елда Потаниха авылында барокко стилендә чиркәү төзелә. Чиркәүне шул елларда Казанда сукно мануфактурасы, күн заводы тоткан эшмәкәр Иван Афанасьевич Михляев төзетә. Соңрак, 1766 нчы елда чиркәү янына Казан сәүдәгәре Анисим Сатирнин акчасына храм төзелә.

Халык арасында йөргән риваятьләргә караганда, Айбаш авылындагы хәзерге мәчетне чыгышы белән Зур Көек авылыннан булган Мөхәммәтшакир Мөхәммәтҗан улы Мусин салдырган. Ул 1846 нчы елда туган, мануфактура товарлары белән сәүдә иткән. Аның сәүдә нокталары Россиянең зур шәһәрләре Казан, Ирбит, Түбән Новгородта урнашкан. Икенче гильдия сәүдәгәр Казан шәһәренең Париж Коммунасы урамындагы 21 нче, Тукай урамындагы 92 нче йортларны 1880-1890 нчы елларда салдырган. Шундый зур дәрәҗәле сәүдәгәр Мусин тарафыннан XIX йөз ахырында Айбаш авылында агач мәчет төзелүе бер дә гаҗәп түгел.

Мамонино авылында өч тәхетле храм 1784 нче елда төзелә. Ул барокко стилендә, Россия масонствосының күренекле эшлеклесе Петр Алексеевич Татищев акчасына сафка бастырыла. П.А. Татищев шулай ук атаклы масончы һәм мәгърифәтче Н.И. Новиковның да дусты була.

Бу йортта атаклы шагыйрь, Каймар алпавыты Е.П. Баратынский – А.С. Пушкинның якын дусты кунак булган дигән мәгълүмат бар.

Усад авылы XVIII гасырның беренче яртысында алпавыт Михаил Тютчев ярдәме белән оешкан. Авылдагы өч тәхетле чиркәү 1789 – 1793 нче елларда алпавыт Михаил Тютчев акчасына төзелә. Бер үк вакытта алпавытка йорт та төзелә башлый. 

Битләр