Архитектура һәйкәлләре

Алат авылындагы Успение храмы

Алат авылындагы Успение храмы 1712 нче елда Казан сәүдәгәре, Петропавел, Болгар, Потаниха чиркәүләрен һ.б. төзеткән И.А.Михляев акчасына төзелә.1896 – 1898 нче елларда чыгышы белән Алат авылыннан булган Казан сәүдәгәре З.И.Баженов акчасына төзекләндерелә, үзгәртелә. 

Казанда, Кремльдән ерак түгел мәйданда Александр II гә һәйкәл торган. Нәкъ шундый ук һәйкәл Алат авылында да булган. Бүгенге көндә һәйкәлнең постаменты гына калган. 

Каймардагы чиркәү

1723 елда Каймарда Петр I нең 50 яшьлеге хөрмәтенә Кирилл – Белозерская чиркәве төзелә. Храм күренекле Казан хакимияте хезмәткәре, җирбиләүче, Каймарда зур утары булган Мефодий Никитич Кудрявцев (1676-1774, Казанда пугачевлылар тарафыннан үтерелгән) акчасына төзелгән. Барокко стилендәге мәдәни архитектура һәйкәле. Храм престоллары Мефодий һәм аның абыйлары хөрмәтенә изгеләндерелгән. 1870 елларга кадәр Каймар “дворяннар оясы”, Каймар җирбиләүчеләре, Кудрявцев нәселе храмны саклаучылар булып торалар.

Биектау авылындагы Богородице-Рождественск чиркәве

Биектау авылындагы агачтан төзелгән Богородице-Рождественск чиркәве инде 16 гасыр ахырында ук була. 1881-1886 елларда өч тәхетле таш храм төзелә. Зур, тәре формасындагы чиркәү Византия стилендә (Казан сәүдәгәре, Биектау авылында туган Степан Сергеевич Суслов һәм аның улы акчасына) төзелгән. Аларның Казан өязендә берничә тегермәне, эре заводлары була. Храм агач чиркәү белән янәшә төзелә, таш чиркәү төзелеп беткәч, агач чиркәү сүтелә. Җирле халык Владимир Изге Мәрьям Ана иконасына зур хөрмәт белән карый.

Битләр