Биектау авыллары тарихы

Яңавыл авылы тарихы

Риваятьләр буенча Яңавыл авылы XVII гасыр ахыры XVIII гасыр башларында Петр I патшаның көчләп руслаштыру сәясәте вакытында барлыкка килүе әйтелә. Башта авылда өч нигез була. Өч нигезле авыл ике урынга урнаша. Беренче урыны Мәмдәл авылыннан өч километр ераклыкта Келәле урманы буенда, аннан соң Өчиле зираты буенда урнаша. Келәле урманы буенда өч нигезле авыл дүрт кабер калдыра, ә Өчиле зиратында 24 кабер урыны була. Өчиле зираты белән Яңавылның хәзерге зираты арасы бер километр.

Айбаш авылы Казан ханлыгы чорында барлыкка килгән. Әмма кешеләр монда тагын да борынгырак чорларда да яшәгәннәр. Бары тик элегрәк бу урыннарда куе урманнар булганлыктан, утрак тормыш алып бару авыррак булган. Авылның иң борынгы һәйкәле – Ташбилге – XVI гасырның I яртысына карый... Казан мөселман мәхәлләләренең 1909 нчы елгы кәгазьләрендә Айбаш авылы мәхәлләсенең 1590 нчы елларда барлыкка килүе бәян ителә. Рус ельязмаларында Айбаш авылы 1684 нче елның 11 нче гыйнварында телгә алынган.