Биектау районы мәктәпләре

1934 нче елда Айбаш авылында башлангыч мәктәп оеша. Ул вакытта мәктәп хәзерге Айбаш җирле үзидарә советы бинасында була. Әүвәлрәк башлангыч белем Айбаш мәктәбендә бирелсә, белемнәрен дәвам итәргә теләүчеләр Чувашиле авылындагы сигезьеллык мәктәпкә йөриләр. Айбашта 1964 нче елның 1 сентябрендә генә сигезьеллык мәктәп эшли башлый. Аңа директор итеп Дәүләтшин Әнвәр Дәүләтша улы билгеләнә. Ә инде урта белем алырга теләүчеләр күршедәге Мәмдәл авылына йөреп укыганнар. Анда уньеллык мәктәп була. 

Биектауның 1 нче урта мәктәбе

Мәктәп еллары. Гаҗәеп еллар. Күп кешенең хәтерендә иң җылы, иң әйбәт истәлекләр генә калдыра алар.

Биектауның 1 нче урта мәктәбе... Сиксән елдан бирле һәр иртәне монда кызыксынучан балалар һәм аларның остазлары – укытучылар ашкынып килә. Ачышлар шатлыгын тоярга, яңа нәрсәләр белергә, үзләрен дә күр-сәтергә һәм дуслашырга өйрәнергә дип ашкыналар. Райондагы иң өлкән уку йортының тарихына күз салыйк.