Сугыш ветераннары

Бөек шагыйребезнең “Бабай” шигырендә 70 яшьлек карт турында сүз барса, минем язмамның герое аннан да олырак, ләкин Тукай нәкъ аның турында язган кебек. Кызыклы әңгәмәдәш, тирән мәгълүматлы, яхшы хәтерле, зур тормыш юлы узган, күпне күргән, сугыш фаҗигасен кичкән,  алтын куллы кеше ул минем авылдашым Гарәфиев Садрый абый. Авылда беренчеләрдән булып өенә чишмә суын труба аша китерткән инженерның хезмәтен без, балалар, гаҗәпләнеп карап йөри идек. Авылда гына түгел, тирә-якта да беренчеләрдән булып, өенә пар белән җылыту системасын да Садрый абый эшләде.

Мөлеков Мансур Һидиятулла улы 1925 нче елның 25 нче ноябренда Зур Битаман авылында туа. 7 класс белем ала. 1943 нче  елның 10 нчы январенда, 18 яшендә Кызыл Армия сафларына алына. Чувашиянең Канаш шәһәрендә урнашкан полк мәктәбенә 6 ай укып, кече сержант исемен ала. Мансур абый 1943 нче елның июнь аенда сугышка озатыла. Сугышчан юлы Полтава шәһәрендә 1 нче сугышчан гаскәрдә башлана. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, “Белая Церковь”ка барып җитә. Житомир шәһәренә җитәрәк, снайпер пулясы эләгеп, ике яктан ияген сындыра.