Эпиграфика

Биектау төбәгенең XIII—XVII гасырлардан калган татар эпиграфикасы

Биектау төбәгенең XIII-XVII гасырлардан калган татар эпиграфикасы

Биектау төбәгендәге борынгы язулы кабер ташлары XIII—XX гасырларга  карыйлар. Аларның фәкать XIII—ХVI гасырга караганнары гына яхшырак өйрәнелгән, соңгы дәверләрдәге эпиграфик истәлекләрне (ташларны) өйрәнүче фән кешеләре күренми әле. Заманында бу ташлардагы  язмалар белән татар тарихчысы Шиһабетдин Мәрҗани кызыксынган.  Соңрак татар тарихчылары Гали Рәхим (1) һәм Һарун Йосыпов (2) борынгы дәверләрдән калган каберташ язмаларын өйрәнүгә күп көч куйдылар. Биектау төбәгенең мондый истәлекләрен тасвирлауга багышланган бу мәкалә нигездә шул галимнәрнең хезмәтләренә һәм үзебезнең археографик экспедицияләр вакытында игьтибар иткән эпиграфика материалларына таянып язылды. Безнең күзәтүләребез барлык истәлекләрне дә үз эченә алмый, әлбәттә.

Иң әүвәл Биектау төбәге дигәч, аның карамагындагы җир мәйданнарының  тарихи-административ бүленеше хакында берничә сүз әйтеп китәсе килә.

Бу төбәк 1236 елга кадәр болгар дәүләте җирләре булып санала, 1243 елдан соң Алтын Урда дәүләтенең Болгар улусы (өлкәсенә) караган, 1370 еллардан башлап Казан каласы бикләре-солтаннары бу җирләрне биләп торганнар.

Инде Казан ханлыгы тәмам мөстәкыйль дәүләт булып оешып, ныгып җиткәч, бу өлкә Казан өчен иң әһәмиятле бер төбәккә әйләнә. Казанны 1552 елны урыслар яулап алгач, ханлык урынына зур Казан губернасы оештырыла. Казан губернасы 1745 елдан соң кечерәк бер "наместниклык"  булып кала. 1798 елда Казан губернасы 1920 елдагы хәленә җитә.

Биектау төбәге һәрвакытта Казан белән бәйле булып килде. Татарстан җөмһүрияте төзелгәч, бу төбәк берникадәр вакыт Дөбъяз һәм Биектау районнарына бүленеп яшәде. 1965 елда бу ике төбәк берләште.

Шуның белән бергә бүгенге Зеленодол төбәгенә буйсындырылган Зур Карауҗа, Чүрчиле, Уразлы, Күлбәш, Олы Җәке, Кармыш кебек берничә татар авылының, тарихларын да без өйрәнә торган төбәктән аерып карап булмый, аларның тарихлары бер-берсе белән бик бәйләнгән.

Бүгенге Биектау һәм аңа терәлеп торган Зеленодол төбәгендәге борынгы язулы кабер ташлары булган түбәндәге зиратлар һәм урыннар мәгьлүм.

Төбәктәге иң борынгы язулы таш Урыс Урматы авылы янында табылган, 1281/1282 елга карый, аның эчтәлеген Биектау татарлары тарихына багышланган мәкаләбездә китердек, монда кабатлап торуның хаҗәте юк. 

Икенче, борынгы чорга караган, кабер ташы язмасы тексты да — Ямаширмә зиратында саклана (784 һиҗри, 1382 ел милади тарихлы) шул ук мәкаләдә китерелде.
Олы Җәке зиратында сакланучы һиҗри 820, милади 1418 елгы тарихлы таш турында да язылды инде.

Зур Карауҗа авылының зиратында язулары бик җимерелгән, ләкин Казан ханлыгы дәверенә караганлыклары бәхәс уятмый торган дүрт таш саклана иде (1972 ел, ноябрь). Авыл картларының сөйләвенә караганда, ул ташларның берсе Чура батыр кабере өстенә куелган булган. Ихтимал, бу тарихи шәхес — Чура Нарыков кабередер.

Гадәттә борынгы кабер ташларындагы язмаларның кереш 4—5 юлы "Коръән" кәлимәләреннән гыйбарәт. Алар бер берсен кабатлаган фразалардан  торалар, шунлыктан язу текстларының фәкать татарча өлешләренә  тукталырбыз.

1. Әлдермеш авылында сакланган кабер ташлары

а) Авыл эчендәге таш. Йөзлеге бик чиста, язуы бераз җилдә ашалган. Язу тексты лалә гөлләре бизәкләре белән каймалап алынган. Размеры 125x53x24 см. зурлыкта. 1973 елның җәендә таш аксыл металл төсендә булган, тимер чардуган белән әйләндереп алынган иде. Йөзлегендә  җиде юл язу. Арткы ягында штамп язу, лалә гөле сүрәтләре ясалган. Текст дүртенче юлдан татар телендә, калкытып язылган:

4. Тарих тукыз йөз кырык сигездә

5. Габделкәрим гайәле Бахшандә бикәч

6. Зөлкагьдә аенда дарелфанадин дарелбакайә

7. рихләт кылды Нур Аллаһ каберә.

Тәрҗемәсе

4. Тарих тугыз йөз кырык сигезенче һиҗри елда (руми 1541— 1542 ел)

5. Габделкәрим хатыны Бахшандә бикәч

6. Зөлкагьдә аенда (һиҗри елның, унберенче ае) фани дөньядан мәңгелек йортка.

7. күчте Каберенә Аллаһның нуры төшсен.

Таш артындагы штампта: "Бу ләүхане хәлале..." дип башлана.

Ташның ике кырында гарәпчә сүзләр күренә. Әлдермеш авылы янындагы Карьер янында XVI гасырдан калган ике таш ята иде язулары укырлык түгел. Размерлары 100 х 50 х 22 см. чамасында. Ул ташлар янына яңарак кына ике таш язып утыртканнар (гарәп графикасында).

Ташлардагы текстлар:

1 таш

  1. Бисмиллаһи-иррахмани иррахим 
  2. Ошбу каберлектә 
  3. Хөсәйен хафиз 
  4. Хөсәйен газиз
  5. Габделкәрим кызы Мөхсинә бикә 
  6. Аллаһ рәхмәте булсын

2 таш

Текст тулысынча күчерелмәде, тик шул ук кул белән язылган язмада кабернең Мөхсинә бикәнеке икәнлеге әйтелә. (Бу язмалар 1973 елда күчереп алынган иде. — М.Ә.).

2. Сая авылы

Сая авылында әүлия кабере дип аталган бер кабер бар, ул аерым, ялгыз кабер, агачлык астында. Ташны төзәтәбез дип цементка буяп бетергәннәр. Шулай да 1973 елны без аннан ике юл язуны укып, күчереп алган идек. Ташның размерлары 50 х 53 х 22 см. чамасында:

  1. ..............
  2. ..............
  3. Йиллек шәйех Бәхшандийар
  4. дарелфанадин дарелбакайа күчте.

Әлеге гүр иясе XVI гасырда, яки XVII гасырның беренче яртысында яшәгән булган. Татар Алаты уртасында бүгенге көндә язулы ташы югалган Корманай баба кабере бар. Тарихи документлардан күренгәнчә бу кеше казаклы татар Корманай Килдербишев 1603 елда, зур җирләр биләп торган (3).

Урыс Алаты авылы чиркәве нигезенә Алат шәһәренең, Казан ханлыгы дәверенә караган 6—7 ләп кабер ташын салганнар (1895 елларда).

3. Чыршы авылы

Авыл зиратында Казан ханлыгы дәверенә карагаң зур кабер ташы саклана. Размеры: 155 х 53 х 23 см. Башында һәм кырларында шул дәвернең башка ташларына ошаган үсемлек орнаменты бар.

  1. Калә Аллаһе тәгаля вә матәдари 
  2. нәфсе бай әрзый тәмәүти. Калә собханә 
  3. вә тәгаля кәл нәфсе залка әл-мәүте 
  4. Тарих тукыз йөз йегерми йитидә 
  5. Мөхәррәм аенда ирди кем ..... 
  6. ..........

Тәрҗемәсе

  1. Аллаһе тәгаля әйтте: Җан кай урында
  2. үләсен белмәс. Кодрәтле һәм мәрхәмәтле (Аллаһ)
  3. әйтте: Һәрбер җан-үлем ачысын татыр 
  4. Тарих (Һиҗри) тугыз йөз егерме җиденче елда (милади 1520— 1521 ел).
  5. Мөхәррәм аенда иде .....
  6. ............

Таш язмасың арткы ягында — "Бу ләүхәне хәлале ..." дигән язу укыла.

4.  Хохлова авылы кырындагы ташлар

Хохлова авылы Казан ханлыгы дәверендәге Кырлай авылы җирләренә  утырган урыс авылы. Хәзерге авылдан 3 км. чамасы төньяктарак өч XVI гасыр кабер ташы сакланган.

Беренче таш

Ташның размеры 120 х 43 х 16 см., сакланышы начар, язулар авыр укыла. Баштагы ике юл гарәпчә текст беткән. 3—4 юлларда догалар.

5.  Тарих тукыз йөз ун дүрттә. 
6....... углы Карлыгач
7.  рабигыл-әүвәл аенда дарел
8.  фанадин дарел-бакайа рихләт кылды

Ташның руми датасы 1508 елга туры килә. Кырыйларында: "Күрермен дөньяны вәйран бары, Һәмишә бакый ирмәс юк карары" дигән язу сакланган.

Икенче таш

Размеры: 105 х 47 х 20 см. Йөзлегендә язуы сакланмаган. Арткы ягындагы  штампта: "Бу ләүхәне атасы Бигеш бина кылды" дигән язу укыла.

Ләүхә — истәлек дигән сүз бу очракта.

Өченче таш

Размеры: 90 х 40 х 20 см. Гарәп телендәге догалыклары сакланмаган.

Татарча текст тулырак:

1.  Тарих тукыз йөз ...
2.  аенда Туктас-Былат углы Алтын бий
3.  урыс ягы килгәндә
4.  шәһид булды. Нур Аллаһе кабер

Әлеге язма текстта татар теленең Дөбьяз сөйләше үзенчәлекләре күренә, ягъни "с"лаштыру һәм сузыкларны ирексезләштерү.

Ташның куелу датасы XVI гасырның беренче яртысында була. Казан ханлыгына каршы Мәскәү урысларының күп санлы һөҗүмнәре булып торган, алар Биектау, Әтнә, Арча якларындагы авылларга кадәр һөҗүмнәр оештырганнар.

5. Урыс Әйшәсе авылы

Авылдан бер чакрым көнчыгышкарак, юл буенда борынгы татар кабер ташы кисәге ята. Размеры 100 х 72 х 18 см. Таш сабан белән җимертелеп, язулары бозылган. Сакланган ике юлда:

  1. Йапанчы углы Таныл кяфер .....
  2. .........

Кырындагы сакланган орнаментлары буенча Казан ханлыгы дәвере ташы дип билгеләнә.

6. Татар Әйшәсе авылы

Авыл зиратының төньяк-көнчыгыш почмагыңда XVI гасырның беренче яртысында куелган татар кабер ташларына охшаган бер истәлек [93] бар. Размеры 123 х 85 х 17 см. Йөзлегендәге язулары җимерелгән. Бер генә юл язу галәмәтендә: "Тарих тукыз йөз илликтә...", — дигән сүзләре укыла. Һиҗри 950, милади 1543—1544 елларга туры килә.

7. Туктамыш авылы

Авыл зиратында ике борынгы кабер ташы мәгълүм.

Беренче таш:

Размеры: 100 х 53 х 18 см. Җиргә нык баткан. Кыяфәте, билгеләре белән Казан ханлыгы дәвере ташларьша ошый.

Баштагы өч юлда гел "Коръән" кәлимәләре. Дүртенче юлда: "Тарих тукыз йөз иллик бердә" дигән сүз укыла. Бишенче юлда язу беткән.

Артындагы штампта: "Бу ләухәне хәлале Буҗуныл бина кылды". Әлеге тәш һиҗри 951, милади 1544—1545 елда куелган.

Икенче таш:

Размеры: 160 х 42 х 20 см. Калкытып язылган, үсемлек орнаменты белән бизәлгән таш.

Таш текстының баштагы ике юлы гарәпчә дога кәлимәләре. Өченче-дүртенче юллары татар телендә:

3.  Тарих мең дә бер йөз дә өч ел ирдикем Әбәйкә суфый. 
4.  бу билгене куйды үз вакытында дога өмед өчен ирәнләрдин (4).

Ташъязма һиҗри 1103 руми 1691—1692 елларда куелган.

Бу ташның татарның дин тарихын өйрәнү өчен чыганак буларак файдасы зур.

8. Ташлы Кавал авылы

Авылдагы колхоз гаражы кырыенда чардуган эчендә бер таш саклана. Размеры 160 х 47 х 19 см, урталай сынган, кемдер аны цемент һәм такталар белән ныгытып куйган. Таш XVII гасыр ахырына карый. Текст тугыз юл язудан гыйбарәт булып, 3-—-5 юллар бөтенләй юкка чыккан диярлек. 1—2 юллар гарәпчә догалар:

6 (юл). Тарих тәмам мең дә ...
7.  мөбарәк раблгыл-әүвәл аенда ирдикем
8.  Агиш бай углы Байгилди
9. үзи өчүн бина кылды

Ташның икенче ягындагы штампта:

1. "Бу ләүхәне Байгилде
2. .... бина кылды"

9. Чыпчык авылы

Чыпчык авылыннан читтә тимер юл  буенда ике  борынгы татар кабер ташы булган. Аларны 1930 елларда галим Гали Рәхим өйрәнгән.

Беренче таш

Размеры 182 х 48 х 25 см, 1—3 юлларда догалар.

4. Тарих тукыз йөз илледә Хәсән [94]
5. углы .... бий сәфәр аенда дарел-
6.  фанадин дарелбакага рихләт кылды.

Һиҗри 950, руми 1543 елның май-июнь айларына туры килә. 

Сәфәр ае — һиҗри ай елның икенче ае.

Ташның икенче ягында, штамптагы язулар: "Бу ләүхәне атасы Хәсән белән анасы Гөләби Йөзбикә бина кылды".

Ташның ике як янында татар һәм гарәп телләрендә:

Күрәрмен дөньяны вәйран бары.

Һәмишә бакый ирмәс, йук карары. — дигән шигырь язылган.

Тәрҗемәсе:

Дөньяның барлык әйбере үзгәрер

Бер нәрсә дә мәңгелек түгел, чарасызлык.

Икенче таш

Размеры 94 х 67 х 24 см. Язулары бөтенләй беткән.

10. Коркачык авылы

Бу авыл янында ике урында XVI гасыр татар кабер ташлары сакланган.  Беренче төркем Казанка елгасы буендагы текә яр кырыенда урнашкан.

Беренче таш

Размеры 150 х 52 х 25 см. Бу ташны бик нык җимерергә тырышканлык эзләре сакланган. Ташның баштагы биш юл язуы гарәпчә догалардан гыйбарәт, 6—7 юллары татарча, калган юллары бозылган.

6.  Тарих тукыз йөз иллик
7.  өчдә хаҗи Хәлил углы
8. .......     

Һиҗри 953, руми 1546 елга туры килә.

Ташның ике як кырыенда гарәпчә фәлсәфи шигырьләр язылган.

Икенче таш

Размеры 115 х 50 х 25 см. Ташның, йөзлегендәге язулар укылмаслык хәлгә килгән. Икенче ягында штампта: "Бу ләүхәне хәлали .... биби бикәч бина кылды" дип язылган.
Ташның бер кырыенда хәдис язмасы сакланган. Истәлек XVI гасырның  беренче яртысына карый.

Коркачык авылы янындагы икенче төркем ташлар. Ташларның бу төркеме тимер юл буенда, иген кыры эчендә калган. Истәлекләргә зур зыян китерелгән, күбесенең язулары укырлык хәлдә түгел.

Беренче таш

Яртылаш җиргә баткан, басып тора, размеры 73 х 50 х 17 см, Язу галәмәте бары ташның ян як кырыенда гына калган: Калә нәби гәләйһиссәлам"  — ягьни "Пәйгамбәр нәби галәй һисәлам әйтте" дигән хәдис башы гына. Таш Казан ханлыгы дәверенә карый.

Икенче таш

Таш басып тора, язулары начар сакланган, размеры 92x50x20 см. Йөзлегендә баштагы ике юлда гарәп сүзләре укыла, башка язулары беткән.

Икенче ягындагы штампта: "Бу ләүхәне хәлале Җаныш бина кылды" — дип язылган. Ташның ян як кырыйларында хадисләр язуы сакланган.

Өченче таш

Басып торган таш, размеры 143 х 52 х 19 см. Йөзлегендәге язулар бәреп ватылган. Икенче ягында штампта: "Бу ләүхәне углы ... бина кылды" — дип язылган. Ян якларында татар һәм гарәп телләрендә:

Күрәрмен дөньяны вәйран бары,
Һәмишә бакый ирмәс, юк карары. — дигән шигырь язылган.

11.  Камай авылы

Камай авылы янында Урыс Урматы кырыенда җиде борынгы кабер ташлары ватыклары таралып ята. Аларның дүртесе бөтенләй ватылып, язу әсәре калмаган. Өч таш бөтен килеш сакланган. Ул өч ташның берсендә (размеры 109 х 57 х 10) язу юк. Икенче ташта (размеры 84x51x25) алты юл батырып эшләнгән язу бар. Язулар уку өчен кыен. Өченче ташта 9 юл язу бар, ләкин укуы бик читен. Ул ташның бер юлында "тарих тукыз йөз" дигән сүзләр таныла (XVI гасыр). Өченче ташның размеры 152 х 44 х 37 х 20 см.

12.  Урыс Урматы авылы

Мәктәп музеенда 1925 елда казу эшләре вакытында табылган, яхшы сакланган кабер ташы бар (размеры 115 х 50 х 14 см.) Йөзлек ягында җиде юл язу укыла. Текстның баштагы өч юлы гарәпчә дога сүзләреннән гыйбарәт. Калган юллары татарча язылган:

4.  Тарих тукыз йөз утызда
5.  зәлкагьдә аенда Галимәрдән углы
6.  Колҗәгьдә морза дарелфанадин дарел-
7.  бакага рихләт кылды. Нур Аллаһ кабрә.

Икенче ягында язулар юк. Кырыйларында татар һәм гарәп телләрендәге  мәгьлүм шигырь:

Күрәрмен дөньяны вәйран бары, Һәмишә бакый ирмәс, юк карары.

13. Урыс Әйшәсе кырындагы ташлар

Бу ташларның берсе турында без "Биектау татарлары тарихыннан" исемле мәкаләбездә искә алган идек. Ансын кабатлап тормыйча, икенче бер таш язмасы белән генә танышып үтик.

Әлеге таш урталай сынган, анда сигез юл язу сакланган. Баштагы өч юлы гарәпчә дога сүзләре, дүртенче юлдан татарча текст башлана:

4. Тарих тукыз йөз утыз түрт [96] 
5.  рабигыль — ахыр аенда... 
6.  Тулун хуҗа гаялы Айкыз
7.  бикәч дарелфанадин дарел-
8.  бакага рихләт кылды

Ташның икенче ягында язмалар юк. Кырыйларында алда китерелгән шигырь юллары кабатлана.

14. Ямаширмә авылы

Авыл зиратында саклана, размеры 144x53x20 см. Текст 11 юл язудап гыйбарәт, күп юллары бозылган. Нигездә 1—9 юлларда гарәп телендәге текст. Унынчы юлдан татарча текст башлана:

10.  Тарих тукыз йөз егерме алтыда
11.  мөбарәк .... аенда 
12.  ирдикем .... углы Чура кырык
13.  яшиндә дарелфанадин дарелбакага 
14.  рихләт кылды. Хак тәгалә рәхмәт

Әлеге таш һиҗри 926, руми 1519—1520 елга карый.

15. Тимерче (Чемерҗы) авылы

Бу авылда ике XVI гасыр ташы саклана.

Беренче таш

Размеры 130 х 45 х 20 см тексты тулы, 9 юл язу бар. Баштагы дүрт юлы гарәпчә догалар. Бишенче юлдан татарча текст китә.

5.  Тарих тукыз йөз кырык бердә мөбарәк мөхаррәм
6.  аенда ирдикем Миргали Аксәед углы Галимәрдан
7.  Аксәед егерме алты яшендә дарелфана- 
8.  дин дарелбакага рихләт кылды. Хак тәгалә гарык 
9.  Бу ләүхәне анасы Аппак бина кылды.

Таш һиҗри 941, милади 1534 ел, июль—август аенда куелган.

Икенче таш

Размеры 140 х 45 х 21 см, тексты сакланган, җиде юлдан гыйбарәт. Баштагы өч юлы гарәпчә догалык, дүртенче юл татарча:

4.  Тарих тукыз йөз кырыкда
5.  Миргали остаз углы Шаһимәрдан
6.  остаз зөлхиҗә аенда 
7.  дарелфанадин дарелбакага рихләт кылды.

Бу ташның датасы һиҗри 940, милади 1534 елның июнь-июленә туры килә.

Биектау төбәгендә борынгы татар эпиграфик истәлекләре болар белән генә бетми. Андый кабер ташлары Мәмдәл, Айбаш, Өбрә, Красна, Чувашиле һ.б. кайбер авылларда да саклана. Ләкин алар әлегә өйрәнелмәгәннәр.

Марсель ӘХМӘТҖАНОВ

"Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан"китабыннан, Казан, 1999