Күренекле шәхесләр

Хәй Вахит (Габделхәй Каюм улы Вахитов)

Хәй Вахит (Габделхәй Каюм улы Вахитов) 1918 елның 2 декабрендә Казан губернасы Арча өязе (хәзерге Татарстан АССРның Биектау районы) Мәмдәл авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1934 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, Театр техникумына укырга керә. Ләкин ике елдан соң, техникум ябылу сәбәпле укуын өзәргә мәҗбүр булып, хәзерге Чистай районының Яңа Роман авылына укытучы булып китә, аннары янә Казанга килеп, 1937–1940 елларда музыка училищесында укый.

Гарипова Фирдәүс Гарифҗан кызы

“Тумышым белән Дөбьяз якларыннан мин. Кодаш авылында сигезенче бала булып дөньяга килгәнмен. Яшьтән үк эшләп, әти-әниемнең кул арасына кереп үстем, авылда тормыш җиңел түгел”, – дип искә ала  Фирдәүс апа.  

Кодаш авылында бер булган кеше, монда яңадан әйләнеп кайтып, рәхәтләнеп бер генә көн булса да ял итү турында гомере буе хыялланып яши. 

Гыймадиев Aлмаз Марс улы

Aлмаз Марс улы Гыймадиев 1972 елның 20 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Олы Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туа. 1988 елда Олы Битаман урта мәктәбен тәмамлап, шул ук елны Казан дәүләт университетының татар теле, әдәбияты һәм көнчыгыш телләре факультетына укырга керә. Университетның дүртенче курсында укыганда республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы «Сабантуй» редакциясенә хәбәрче булып эшкә урнаша. Университетта укуын тәмамлагач та, шул газетада 1996 елга кадәр эшләвен дәвам иттерә.

Корбанов Рафис Харис улы

Балалар шагыйре һәм драматургы Рафис Корбан (Корбанов Рафис Харис улы) 1957 елның 1 гыйнварында Татарстанның Дөбъяз (1965 елдан Биектау) районы Кече Битаман авылында туган. Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Зур Битаман авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнаша, икенче елны Буага китеп, ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп ала.

Сабирова Ләлә Нәгыйм кызы

Балалар язучысы Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова (Гыймадиева) 1947 елның 1 мартында Татарстанның Дөбьяз районы Мәмдәл авылында (хәзер Биектау районына карый) укытучылар гаиләсендә туган. 1964 елда Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ике ел «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, 1971 елдан 1988 елга кадәр (унҗиде ел!) Биектау районының Олы Битаман авылы урта мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1988 елдан Л.

Битләр