Каймардагы Кирилл-Белозерская чиркәве

Каймардагы чиркәү

1723 елда Каймарда Петр I нең 50 яшьлеге хөрмәтенә Кирилл – Белозерская чиркәве төзелә. Храм күренекле Казан хакимияте хезмәткәре, җирбиләүче, Каймарда зур утары булган Мефодий Никитич Кудрявцев (1676-1774, Казанда пугачевлылар тарафыннан үтерелгән) акчасына төзелгән. Барокко стилендәге мәдәни архитектура һәйкәле. Храм престоллары Мефодий һәм аның абыйлары хөрмәтенә изгеләндерелгән. 1870 елларга кадәр Каймар “дворяннар оясы”, Каймар җирбиләүчеләре, Кудрявцев нәселе храмны саклаучылар булып торалар. Алар арасында күренекле хәрби хезмәткәр һәм мемуарлар язучы Лев Николаевич Энгельгардт, М.Н. Кудрявцев оныкчыгы Екатерина Петровна Татищеваның ире, атаклы рус шагыйре Евгений Абрамович Боратынский (1800-1844), Л.Н. Энгельгардтның кияве дә бар. 1826 елда Давыдовлар (шагыйрь) йортында Энгельгардтның кызы Анастасия Евгений Абрамович Боратынский белән очраша. 1831 һәм 1833 елларда Евгений Абрамович Боратынский Каймарда яши.