Биектау авылындагы Богородице-Рождественск чиркәве

Биектау авылындагы Богородице-Рождественск чиркәве

Биектау авылындагы агачтан төзелгән Богородице-Рождественск чиркәве инде 16 гасыр ахырында ук була. 1881-1886 елларда өч тәхетле таш храм төзелә. Зур, тәре формасындагы чиркәү Византия стилендә (Казан сәүдәгәре, Биектау авылында туган Степан Сергеевич Суслов һәм аның улы акчасына) төзелгән. Аларның Казан өязендә берничә тегермәне, эре заводлары була. Храм агач чиркәү белән янәшә төзелә, таш чиркәү төзелеп беткәч, агач чиркәү сүтелә. Җирле халык Владимир Изге Мәрьям Ана иконасына зур хөрмәт белән карый. Халык сүзе буенча, 1848 елда, әлеге икона белән тәре йөреше оештыргач, приходта холера эпидемиясе туктый.