Ахманов Алексей Осипович

Ахманов Алексей Осипович

Ахманов Алексей Осипович 1896 нчы елның 9 нчы мартында Татарстан Республикасы Биектау районының Алат  авылында туган. Бөек Октябрь революциясеннән соң элеккеге патша армиясе солдаты Алексей Ахманов үз теләге белән Кызыл Армия сафларына баса. Кыю, акыллы, җитез сугышчы яшь республика дошманнарына каршы батырларча көрәшә, Юденич һәм Деникин бандаларын тар-мар итүдә катнаша. 24 яшьлек кызылармияче А.О.Ахманов Казан шәһәренә Кызыл командирларның укуларына җибәрелә. 20 нче елларда яңа бронетанк гаскәрләре оештырыла. Ахманов командир-танкист итеп билгеләнә. Рота, батальон, яңадан полк белән идарә итә.

1933-1935 елларда ул хәрби академиядә белем ала. Бөек Ватан сугышын  Ахманов дивизия командиры буларак  каршылый. Һәм сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә.  Сугышларда каты ярлана. Генерал Ахманов танкистлары Днепрда, Көньяк Ябугада, Яссы һәм Кишиневта, Румыния һәм Венгриядә дошманның танк дивизияләрен тар-мар итә. Күрсәткән батырлыклары өчен күп кенә танкистлар дәүләт бүләкләренә лаек булалар. Ә командир, генерал-лейтенант Ахмановка Суворов ордены тапшырыла.

1944 елның декабрендә Совет гаскәрләре, шул исәптән генерал Ахманов дивизиясе Венгрия территориясендә 188 мең фашистны камалышка ала. Шушы бер бәрелештә генә дә алар дошманның 100 танкын һәм үзйөрешле техникасын, төрле калибрдагы 59 орудиесен  юкка чыгаралар. 1500 фашист солдаты һәм офицеры үтерелә. Бу сугышларда генерал Ахмановның улы, танк взводы командиры, Казан танк училищесын тәмамлаган Виктор Ахманов та катнаша. Ул сугышны капитан исеме белән тәмамлый. Бандерачылар белән көрәштә алган яраларыннан 1947 елда Минск шәһәрендә вафат була.  1945 елның 18 апрелендә данлыклы 23 нче Кызыл Байрак Корпусы командиры А.О. Ахмановка СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1948 нче елда Генштабның хәрби академиясен тәмамлый.

Ахманов А.О. ике тапкыр Ленин ордены, ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, 1 нче дәрәҗәле Кутузов ордены,  2 нче дәрәҗәле Суворов ордены һәм күп санлы медальләр белән бүләкләнә. Ул 1949 елда вафат була. Минск шәһәрендә җирләнә. Геройның сугыш истәлекләре Татарстан Республикасы Милли музеенда саклана.