Мөлеков Мансур Һидиятулла улы

Мөлеков Мансур Һидиятулла улы

Мөлеков Мансур Һидиятулла улы 1925 нче елның 25 нче ноябренда Зур Битаман авылында туа. 7 класс белем ала. 1943 нче  елның 10 нчы январенда, 18 яшендә Кызыл Армия сафларына алына. Чувашиянең Канаш шәһәрендә урнашкан полк мәктәбенә 6 ай укып, кече сержант исемен ала. Мансур абый 1943 нче елның июнь аенда сугышка озатыла. Сугышчан юлы Полтава шәһәрендә 1 нче сугышчан гаскәрдә башлана. Сугыш хәрәкәтләрендә катнашып, “Белая Церковь”ка барып җитә. Житомир шәһәренә җитәрәк, снайпер пулясы эләгеп, ике яктан ияген сындыра. Мансур абыйны кыр госпиталеннән Сверловск шәһәренә дәваланырга җибәрәләр. 4 ай дәвалангач, аны запасной полкка тоташтырып, сугыш кырына җибәрәләр. Калинин фронтына 33 дивизиягә наводчик булып эләгә. Великие Луки, Псков шәһәрләрен азат итүдә катнаша. Псковны азат итүдә катнашканы өчен 3нче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Сугыш кырында чикне үтеп, Прибалтика илләренә керәләр һәм дошманны җиңеп барган 33 нче дивизияне Варшава җиренә күчерәләр. Мансур абый әлеге  шәһәрне 1945 нче елның 12 нче январенда азат итүдә катнаша. Җиңеп бара-бара 1945 нче елның 20 апрелендә Германия җиренә аяк басалар. Германиягә юнәлтелгән маршрутны Мансур абый хезмәт иткән частька кушалар. Алар Берлин шәһәрен чолгап алалар һәм 30 апрельдә  штурмовать итә башлыйлар. Күрше полк байракчылары 1 май көнне Рейхстагка флаг эләләр. Мансур абый өчен Бөек Ватан сугышы 2 нче май көнне Берлинда тәмамлана. 

-    Ул вакыттагы шатлык-куанычларны әйтеп бетерерлек түгел. Кемдер һавага ата, кемнәрдер җырлый. Мин дә бер җыр җырладым:

Сандугачлар ояда,
Оялары кыяда.
Сандугач кебек сайрашып
Яшик дуслар дөньяда.

Минем янда торган полк командиры: “Син нәрсә мыгырдыйсын анда, татарин?” – дип сорады. Мин тәрҗемә иттем. Ул иптәшләргә әйтте: “ Бу татаринны һавага чөегез әле!”- диде. Чөйделәр, - дип искә ала Мансур абый.

Гаскәрләрен чик буена урнаштыралар һәм Мансур абый 1950 нче елның июненә кадәр хезмәт итә. 1948 нче елдан башлап Татарстан һәм Башкортостаннан хезмәт итәргә килгән яшьләрне хәрби хезмәт серләренә өйрәтергә дә туры килә Мансур абыйга.  Ул 1950 нче елны хезмәтен тәмамлап, исән-сау туган авылына әйләнеп кайта.  1951 нче елда Мөршидә исемле кыз белән гаилә кора. Алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә 2 баласы һәм тормыш иптәше Мөршидә апа вафат. Мансур абый улы Наил, килене Сәрия тәрбиясендә яши. 

Мансур абыйның орден – медальләре:

  • II дәрәҗә Дан ордены (Польшаны азат иткән өчен);
  • III дәрәҗә Дан ордены (Псковны азат иткән өчен);
  • Батырлык өчен медаль (Берлинны алган өчен);
  • Варшаваны азат иткән өчен медаль;
  • Германияне азат иткән өчен медаль;
  • Ватан сугышы ордены;
  • Жуков медале;
  • Сугыш бетүнең 20 еллыгына медаль;
  • Сугыш бетүнең 30 еллыгына медаль;
  • Сугыш бетүнең 40 еллыгына медаль;
  • Сугыш бетүнең 50 еллыгына медаль;
  • Сугыш бетүнең 65 еллыгына медаль;
  • Җиңүнең 25 еллыгы билгесе;
  • Хәрби көчләрнең 50 еллыгына медаль;
  • Хәрби көчләрнең 70 еллыгына медаль.