Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбенең “Туган якның тарихын өйрәнү” музее

Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбенең “Туган якның тарихын өйрәнү” музее

Мәктәп музееның анкетасы

 1. Музейның исеме: “Туган якның тарихын өйрәнү”.

 2. Музейның адресы, телефон: 422735, Биектау районы, Ямаширмә авылы, 77711.

 3. Музей профиле: туган як.

 4. Музейның ачылган вакыты һәм приказ номеры: Приказ №96, 5 нче  май 1995 нче ел, 1999 нчы елның 31 нче мартыннан “Мәктәп музее” итеп билгеләнә.

 5. Музейга нигез салучы турында кыскача мәгълүмат: Музейга нигез салучы – Зиннуров Айрат Кәнәфия улы. 1989 нчы елдан алып мәктәптә тарих белеме фәнен укыта. 1991-1996 нчы елда укыту-тәрбия эшләре завучы. 2005 нче елда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары итеп билгеләнелә.

 6. Музей җитәкчесе: Хәмитова Нурия Нурулла кызы. Биектау районы Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбендә биология фәне укытучысы булып эшли.

 7. Музей җитәкчесен билгеләгән вакыт һәм приказ номеры: Приказ №61, 01.09.2002.

 8. Музей советы һәм эшчәнлек формасы: 5 кешедән тора. Җыелыш вакытында музей эшчәнлегенә бәйле булган сораулар карала.Экскурсиялар, очрашулар һәм төрле мероприятияларда катнашалар.

 9. Экспозиция бүлеге:

  • архив докуменлары, кулъязма китаплар
  • нумизматика
  • көнкүреш һәм эш кораллары
  • сугыш кораллары
  • милли кием, тегү һәм бизәнү әйберләре
  • макетлар

 10. Музей фонды: 

  • экспонатларның гомуми саны: 615,
  • төп фонд: 488,
  •  ярдәмче фонд: 127.

Төп фондта эш кораллары, көнкүреш кораллары, төрле җайланмалар, кораллар, өй җиһазлары, бизәнү әйберләре, мебель, бастырылган һәм кулъязма китаплар, газеталар. Ярдәмче фондта мәчет, кое, тегермән макетлары бар.

 11. Документларның төзелеше: Музей экспонатлары тулысынча саклана.

 12. Эш вакыты: дүшәмбе – шимбә, 8.00 дән алып 15.00 кадәр.

 13. Музейның мәйданы: 55 квадрат метр.

 14. Музейның төп юнәлеше: туган якның тарихын, көнкүрешен өйрәнү.

 15. Үткәрелгән лекцияларның темасы:

  • туган як тарихы,
  • туган якның күренекле кешеләре,
  • мәктәп тарихы.

 16. Музей эшчәнлегендә балаларның катнашу формасы: укучылар җыелган материалны өйрәнүдә һәм туплауда катнашалар, экскурсиялар үткәрү өчен төрле альбомнар һәм стендлар ясыйлар.

 17. 2008-2009 нчы елда үткәрелгән лекциялар һәм экскурсияләрнең саны: 35.

 18. 2008-2009 нчы елда музейга килүчеләр саны: 497.

Музейлар – кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере генә түгел . Алар – килгән кешеләрне тәрбияләү, аларга педагогик тәэсир итү чарасы да. Бу тәэсир экскурсовод сөйләве аша да, пленкага язылган текст аша да, экспозиция белән танышучы  кешенең мөстәкыйль фикерләве аша да ясала.

Хәзерге заманда компьютерлар һәм информацион технологияләр киң таралуга һәм аларның күп кенә уңай сыйфатлары булуга да карамастан, кешеләрне кешелек дөньясы туплаган, аның тарихи юлын күрсәткән кыйммәтләрдән, мәдәни байлыклардан читләтәләр, хәтта аералар да. Шуңа күрә музейлар кешеләрнең игътибарын шушы чын кыйммәт һәм байлыкларга юнәлтү, аларны саклау һәм үстерү кирәклеген искәртү чарасы булып торалар.

Мәктәпнең “Туган якны өйрәнү” дип аталган музей 1995 нче елны Зиннуров Айрат инициативасы белән оештырыла. Аңа мәктәпнең икенче катындагы 55 квадрат метр мәйданы булган бүлмә бирелә. Бу музейда хәзер 614 экспонат бар. Шуларның 487 се төп фондны, 127 се ярдәмче фондны тәшкил итә.

“Туган якны өйрәнү” музееның төп эш юнәлеше – туган якның һәм авылның мәдәниятен һәм көнкүрешен өйрәнү.

Музей экспозицияләре түбәндәге бүлекләрдән тора: 

 1. Хезмәт һәм көнкүреш кораллары. Бу бүлектә татар халкы борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр кулланган, Ямаширмә һәм якын-тирә авыллардан җыелган бик күп кораллар куелган.

 2. Туган якның күренекле кешеләре. Биредә мәктәпнең һәм авылның берничә күренекле кешесе – мәктәп директоры Зәйнуллин Габдулла, завуч Әхмәтова Әшрәф, Зиннуров Хәнәфия, Гыйльметдинов Борһан турында экспозицияләр бар.

 3. Кораллар. Монда борынгы чордан алып Гражданнар сугышы, Бөек Ватан сугышы елларына караган төрле сугыш кораллары куелган.

 4. Нумизматика. Биредә Ямаширмә авылында һәм якын тирәдә табылган металл акчалар һәм соңгы еллардагы кәгазь акчалар күрсәтелә.

 5. Халык кәсепләре. Бу бүлектә төрле осталар ясаган, металлдан, агачтан, күннән эшләнгән әйберләр, тегү-чигү үрнәкләре бар.

 6. Борынгы китаплар. Биредә гарәп язуындагы борынгы китаплар һәм кулъязмалар тупланган.

“Туган якны өйрәнү” музееның экспонатлары һәм материаллары туган төбәгебезнең, татар халкының тарихын өйрәнгәндә, география, технология дәресләрендә, кул эшләре, оста куллар түгәрәкләрендә кулланыла. Музейга башлангыч һәм югары класс укучылары гына түгел, мәктәпне күптән  тәмамлап киткәннәр дә, авыл кешеләре дә, башкалар да еш килә. Күпләр гаиләләрендә сакланган, кайдан да булса табылган, үзләре эшләгән яки ясаган әйберләр алып килеп, музейның экспозициясен баеталар.  

Биектау районы Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музееның хезмәт һәм көнкүреш кораллары бүлеге

Яр астындагы балчыктан
Чүлмәкләр ясап карыйм
Аннары, мичтә кыздыргач,
Сөт салырга да ярый.

Безнең алда көнкүреш әйберләре, эш кораллары, җиз самавыр, күмер үтүкләре, җилпуч, чүлмәк, урак, кабалар, тәрәш тараклары, сырлы бәләкләр. Алар- 1930 нчы елларда ук эшләгән кораллар. Шушы эш кораллары аркылы әби-бабаларның яшәү рәвешен, нәрсә белән шөгыльләнгәннәрен күз алдына китерү кыен түгел. Татар осталары иң борынгы заманнардан ук металлны нәфис эшкәртү белән шөгыльләнгәннәр. Бакыр, бронза, көмеш, кургаштан йорт кирәк-яраклары, бизәнү әйберләре, корал ясаганнар. Соңрак осталар, нигездә, металл комганнар, су салу өчен савытлар, тәлинкәләр, поднослар, тимердән коенган сандыклар, чуен чүлмәкләр, табалар, акчалар эшли башлаганнар. Аларны төрле орнаметлар белән бизәкләгәннәр.

Авылыбызның кайчан барлыкка килүен билгеләү гаять четерекле мәсьәлә. Биектау төбәгендә табылган археологик материаллар бу якларда халык бик борынгы заманнарда ук яшәвен күрсәтә. Табигатьнең бай булуы бирегә кешенең неолит чорында ук, ягъни безнең эрага кадәр III меңьеллыкта – таш гасырларда ук килеп чыгуына сәбәп булган. Чакматаштан ясалган әйберләр, ук башаклары, таш балталар, түгәрәк төпле чүлмәк ватыклары һәм башкалар табылу шул турыда сөйли. Шундый бер таш чүкеч Ямаширмә мәктәбенең музеенда саклана.

Урмат һәм Камай авыллары янында алып барылган археологик тикшерүләр буенча, һөнәрчелек киң таралган була: балчык, тимер, төсле металл, пыяла, таш һәм сөяктән күп төрле әйберләр эшләнгән.

Халыкның төп хезмәт кораллары – тимер төрәнле сабан, сука, агач тешле тырма, урак һәм чалгы булган. Ашлыкны чабагач белән сукканнар. 

Авыл кешеләре лом, китмән, көрәкләр күтәреп тимер юл төзелешендә эшлиләр, дошман килергә мөмкин булган урыннарда окоп һәм ныгытмалар казыйлар, урман кисәләр.

Шулай ук безнең татар халкы нәфис сәнгатенең иң борынгы төрләреннән берсе – керамика белән дә шөгыльгән. Чүлмәкчеләр иҗаты яндыруның төрле фазаларын кулланып эшләгәннәр.

Биектау  районы Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музееның күренекле кешеләр бүлеге

Ил карты да сиңа башын иеп,
Мөгаллим дип, зурлап эндәшә.
Яшьләр синнән матур үрнәк алып,
Күркәмлектә сиңа тиңләшә.

1903 нче елдан алып 2003 нче елга кадәрле 100 еллык дәвердә Ямаширмә мәктәбе белән күп җитәкчеләр идарә итә. Аларның алмашынып тору сәбәпләре күп төрле: илдәге сәясәт үзгәреп тору, сугыш еллары, кеше гомеренең һәм сәламәтлегенең чикләнгән булуы һәм башкалар. Мәктәп җитәкчеләре арасында ир кешеләр күпчелекне тәшкил итә. Әмма, илгә афәт төшкәндә мәктәп белән идарә итүнең бөтен авырлыгын гүзәл затларыбыз – хатын-кызлар үз өстенә алалар. Нинди кыенлыклар булуга карамастан, мәктәп беркайчан да үзенең төп максатыннан читкә тайпылмый, илгә белемле, тәрбияле, намуслы балалар тәрбияләүдә зур тырышлык күрсәтә, фидакарь хезмәт итә. Бу эшчәнлекнең башында торып, аны оештырган мәктәп җитәкчеләре, һичшиксез тирән ихтирамга лаек.

Баштарак мәктәптә Татар укытучылар мәктәбен тәмамлаган Нигъмәтҗан Хөснетдинов эшләгән, Фазыл мулла да анда сабак биргән. 1905 нче елдан мәктәпкә Гафур Коләхмәтовның энесе – Габделкаюм Коләхмәтов килә. Ул мәктәпкә җитәкчелек итү белән беррәттән, рус теле дәресләрен дә алып бара.

Габделкаюм Коләхмәтов Ямаширмәдә  озак эшли алмый. Авыл кешеләре арасында патша хөкүмәтенә каршы агитация алып барганы, яшьләргә “начар” йогынты ясаганы өчен ул 1908 нче елның 25 нче сентябрендә эшеннән чыгарыла, шул ук елның 29 нчы октябрендә кулга алына һәм этап белән Сембер шәһәренә ике елга сөргенгә җибәрелә.

Зәйнуллин Габдулла Сафиулла улы (1895-1973) – 1911-1932 нче елларда Ямаширмә мәктәбенең директоры һәм рус теле укытучысы. Казан шәһәрендә туа. 1906 нчы елны балалар йортына урнаштырыла һәм соңыннан шунда укытучы була. 1911 нче елның 11 нче маенда Ямаширмә авылына укытучы булып килә, Фазыл мулла белән бергә укыта. Рус телен укытканга, аны “учитель Габдулла” дип йөртәләр. 1932 нче елда аны Кызыл Күл авылына җибәрәләр. Бу мәктәптә 1938 нче елга кадәр җитәкчелек итә. Ә 1938 нче елга кадәр Урал һәм Авангард авыллары мәктәпләрендә җитәкче һәм укытучы булып эшли. Укыткан елларында бик күп медальләр һәм грамоталар белән, “Бөек Ватан сугышындагы хезмәт батырлыгы өчен” медале, 1949 нчы елда Ленин ордены белән бүләкләнә. 1973 нче елны вафат була.

Әхмәтова Әшрәф (Әшрәфкамал) Фатыйх кызы (1901-1986) – Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы Ишем авылында мулла гаиләсендә туа. Башта үз өендә белем ала, 1913 нче елны Казандагы Ләбибә Хөсәения исемендәге кызлар мәктәбенә укырга керә. Беренче империалистик сугыш башлангач авылга кайта, үги әнисенә кыз балаларны укытырга булыша. 1917 нче елда Февраль революциясеннән соң Тәтештә ачылган укытучылар курсында укып, Ишемгә укытучы итеп билгеләнә. 1919 нчы елны Сатлыган авылына күчерелә. 1919-1920 нче уку елында Татар Сараланы авылында эшли. 1924-1925 нче уку елында мәктәп мөдире итеп билгеләнә, агитмасса эшләрен алып бара, комсомол оешмасын туплый. 1928-1929 нчы уку елында артта калган Байчыга мәктәбенә күчерелә. Мәктәп тиз арада районда алдынгы урынга чыга. 1932 нче елда Чистайга югары классларда укыту курсларына җибәрелә һәм Кече Елга авылына 5 нче класс укытучысы итеп билгеләнелә. 1934 нче елны шул ук мәктәптә татар теле укытучысы һәм завуч булып эшли башлый, тармак буенча методик берләшмә җитәкчесе, местком председателе, драмтүгәрәк җитәкчесе дә була. 1939-1945 нче елда Әлмәт районы Нәдер мәктәбендә татар теле укыта һәм завуч булып эшли. 1945-1949 нчы елларда Ямаширмә мәктәбендә татар теле укыта, завуч булып эшли. 1949-1956 нчы елларда башлангыч классларда укыта. Мактаулы һәм тырыш хезмәте өчен Ленин ордены, “Хезмәт ветераны” һәм тагын 5 медаль, бик күп грамоталар белән бүләкләнгән.

Зиннуров Хәнәфия Зиннур улы – 1930 нчы елның 13 нче февралендә Ямаширмә авылында туган. 1960-1963 нче елларда Ямаширмә авыл советы рәисе булып эшли. 1963-1971 нче елларда Тукай колхозының партком секретаре була. Читтән торып Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый. 1971-1975 нче елларда Тукай колхозының рәис урынбасары булып эшли. 1975-1981 нче елларда Ямаширмә урта мәктәбендә эшләп, 9-10 нчы классларда хәрби хәзерлек, трактор, терлекчелек фәннәрен укыта. 1981-1983 нче елларда Тукай колхозында иминлек техникасы инженеры була. 1983 нче елдан – Тукай колхозының профком председателе булып эшли. 1996 нчы елның 10 нчы августында фаҗигале рәвештә вафат булды.

Хәнәфия Зиннур улының хезмәтләре югары бәяләнде: ул “Почет билгесе” ордены, “Хезмәт ветераны”, “Тырыш хезмәт өчен”, Бөек Ватан сугышының 30, 40, 50 нче еллыкларына бирелгән медальләр белән бүләкләнгән, Татарстан Республикасының хезмәт даны китабына кертелгән.

Биектау  районы Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музееның кораллар бүлеге

Сугыш беткәч әй  сөендек,
Газапны күрдек, дидек.
Яңа дәрт, өметләр белән
Эшкә йөргән без идек.

1914 нче елны өч елга якын сузылган канкойгыч Беренче Бөтендөнья сугышы башлана. Бу сугышка Ямаширмә авылыннан да күп кеше алына. 

Ямаширмә мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музеенда тугызынчы ревизия (1850 нче елда үткәрелгән) һәм унынчы ревизия (1858 нче елда үткәрелгән) нәтиҗәләренең копияләре бар. Алардан күренгәнчә, авылда кешеләр һәм хуҗалыклар саны арта барган.

1941 нче елның азагында Казанда оешып, Берлинга кадәр барып җиткән Остров шәһәре исемендәге Суворов орденлы 146 нчы укчы дивизия һәм шул дивизиянең Ямаширмә авылында формалашкан 280 нче артиллерия полкы турындагы материаллар тәшкил итә.

Экспонатларның күбесе дивизия сугышкан җирләрдән – Калуга һәм Псков өлкәләреннән, Эстониядән алып кайтылган. Музей членнары 1979-1993 нче елларда Шакирҗанов Әгълә җитәкчелегендә полк сугышкан җирләргә 13 сәяхәт ясыйлар. Калуга өлкәсенә барганда – Калуга, Мосальск, Спас-Деминск шәһәрендә, Долгое, Зайцева Гора, Фомино авылларындп булалар. Псков өлкәсендәге Остров шәһәренә, Мәскәүгә һәм Мәскәү өлкәсендәге Дмитров, Троицк шәһәрләренә баралар, Эстониянең Тарту шәһәрендә һәм авылларында булалар.

1975 нче елның маенда Бөек Ватан сугышы ветераннары җиңүнең 30 еллыгын һәм 1990 нчы елны аның 45 еллыгын бәйрәм итәргә Ямаширмә авылына килделәр. Биредә алар укучылар һәм ата-аналар белән очраштылар, истәлекләр сөйләделәр.

1986 нчы елны Ямаширмә мәктәбе укучылары Литваның Утена шәһәрендәге мәктәп чакыруы буенча Тынычлык елына багышланган Халыклар дуслыгы фестиваленә бардылар. 1992 нче елны Волгоград шәһәрендә булдылар.

Шушы сәяхәтләр вакытында күп экспонатлар, фотографияләр тупланды, ветераннарның истәлекләре магнит тасмаларына язып алынды. Бу чорда музей 200 дән артык ветеран, Украина, Молдавия, Эстония, Литва, Казахстан һәм Коми АССРның 24 мәктәбе белән элемтәдә торды.

Музейда Ямаширмә җирле үзидарә Советы территориясендә яшәгән һәм яшәүче ветераннар турында зур стенд бар.

Соңгы елларда музей татарлардан беренче Советлар Союзы герое, Ямаширмәдән чыккан Гыйльфан Батыршин турында материаллар туплау өстендә эшли. Актив эзләнү эшләре алып барган өчен музей күп грамоталар белән бүләкләнгән, аңа килүчеләр истәлекле язулар калдырганнар.

Биектау  районы Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музееның нумизматика бүлеге

Биредә Ямаширмә авылында һәм якын тирәдә табылган металл акчалар һәм соңгы еллардагы кәгазь акчалар күрсәтелә.

Нумизматика бүлегендә рус һәм чит ил акчалары. Алар рус дәүләтенең үсеш этапларын ачык чагылдыралар. Мәгълүматлардан күренгәнчә, “деньги” сүзе борынгы төрки сүзеннән дип уйлана. Музейга акчаны укучылар бик күп  бүләк иттеләр. Алар арасында иң элеккесе – 1797 елгы акча. VIII, XIX гасыр акчалары белән, Советлар Союзы елларныкы да бар.

Казан ханлыгы акчасы Урмат һәм Камай авылларында табылган.

Биектау  районы Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музееның халык кәсепләре бүлеге

Чың-чың итеп чыңлыйлар,
Толымнарда чулпылар.
Иңбашына хәтле төшкән
Матур көмеш алкалар.
Минем йөрәгемне кага,
Әбинең чулпы чыңы.
Яңа буын оныклар да
Чыңлатыр микән аны?

Хатын-кыз костюмын бизәүдә бизәнү әйберләренә зур урын бирелгән. Ювилирлар ясаган баш хәситәсе, алка, муенса, чулпы, чәч тәңкәсе, беләзек, йөзек, балдак тәннең төрле урыннарын бизәгән. Бу әйберләргә материал булып көмеш, алтын, асылташлар һәм төсле пыяла хезмәт иткән. Бизәнү әйберләрнең кайберләрен көндә кигәннәр, ә кайберләрен бәйрәмнәрдә, кунак-төшем килгәндә, сәяхәткә чыкканда такканнар.

Стеналарда бармак калынлыгы кыйммәтле көзгеләр, шамаилләр, ефәккә чигелгән Мәккә-Мәдинә сурәте, идәннәрдә йомшак келәм, өстәл өстендә, зур торбасын сузып, граммофон утыра.

Зәңгәр, яшел, кызыл, алсу, миләүшә төсле күн кисәкләре.

Халык җәй көннәрендә башларына түгәрәк каракүл бүрек, өсләренә казаки (җәйге пальто), аякларына җәй көннәрендә читек-кәлүш кия торган булалар.

Революциядән соң һәм Бөек Ватан сугышы елларында Ямаширмәдә Гомәр Бәширов искә алган аяк киемнәре тегү эше алып барылмаса да, аның традицияләре әле югалмаган була. 1958 нче елның мартында авылда Арча милли аяк киемнәре тегү фабрикасының бер цехы булган әртил ачыла. Әртилдә чүәк, башмак, читек башы һәм балтырлары каеп тегелә. Эшләгәндә махсус калып, мүлинә җебе, дуңгыз кылы кулланыла. Әртилдә эшләнгән әйберләрне мәктәп музеена бүләк итәләр.

Биектау  районы Ямаширмә гомуми урта белем бирү мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музееның борынгы китаплар бүлеге

Татар кулъязма китаплары белән кызыксыну Русиядә XVIII гасырның беренче чирегеннән башланган. Бу эшкә башлап керешүчеләр дә татар халкының үз арасыннан чыккан кешеләр була. Биредә гарәп язуындагы борынгы китаплар һәм кулъязмалар тупланган. Музейда революциягә кадәр бастырылган борынгы китаплар бар. Араларында төрлесе була: кайсы инде тузып беткән, кайсы әле укырлык, кайсының аерым битләре генә калган. Мирасыбызны 70 ел эчендә, күпме тырышсалар да, юкка чыгарып бетерә алмаганнар бит. Миллионлаган нөсхәләрне бетерү, бәлки, авыр да булгандыр, ләкин китапларның шулай күп саклануының төп сәбәбе – халкыбызның аларга булган мөнәсәбәте. Китапны кадерләү татар халкының бер сыйфаты икәне һәрберебезгә мәгълүм. Кечкенә генә кәгазь кисәген дә ташламаганнар алар, кадерләп саклаганнар. Ул кечкенә генә кәгазьләрдә күпме мәгълүмат, күпме рухи байлык тупланган! Биредә татарча, чит телләр, калганнары урыс телендәге басмалар. Борынгы китаплар һәм кулъязмалар бүлеге фондында татар, гарәп, төрек, фарсы, урыс телләрендәге китаплар, кулъязмалар, фотоматериаллар, революциягә кадәр чыккан татар газеталары саклана. Бу бүлектә XIV гасырга караганнары да бар: 1699 елда кулдан күчереп язылган Коръән. 

Коръән – мөселманнарның изге китабы һәм гарәп әдәбиятенең классик ядкаре. Коръәннең тууы Мөхәммәд пәйгәмбәрнең эшчәнлеге белән бәйләнгән. Бу тарихи зат якынча 570 елда Гарәпстангы Мәкка каласында урта хәле гаиләдә дөньяга килә. Мөхәммәд яһуд, христиан диннәре, мәҗүлмек, Шәрык халыкларның мифологик ышануллары белән таныш була. Ул 40 яшьләрдә төрле ачышлар ясый башлый. Бу ачышларның Алла тарафыннан җибәрүен әйтәләр. Алларны җиткерү – Мөхәммәднең изге бурычы. Мөхәммәд үзе 632 елның июль башларында 62 яшендә вафат була. Кабере – Мәдинә каласында. Коръән 114 сүрәдән тора, ягъни исеме бүлектән гыйбәрәт:

1) Фатиха сүрәсе;

2) Гыймран сүрәсе;

3) Хатыннар сүрәсе;

4) Хан сүрәсе һәм башкалар.

Коръән сүрәләре һәм аятьләре я турыдан – туры Алланың үз исеменнән, яисә Мөхәммәд пәйгамбәр аркылы җиткерелә. Аерым очыракларда арадашчы буларак Җәбараил фәрештә дә катнаша. Коръәндә тугрылык, ихласлык, юмартлык, сүз һәм гамәл берлеге, Шәфкатьлек, ата-анага карата хөрмәт, сабырлык һәм башка шундый матур әхлакый сыйфатлар мактала, аларның тискәреләре төрлечә хөкем ителә. Бигрәк тә ялганчылык, кеше канын түгү, фетнә тарату, хәрам мал туплау гаепләнә. Коръән – гаять катлаулы, символик мәгънәле ядкарь. Аны аңлау, төшенә кешенең рухи хәзерлегенә дә бәйле. Гарәп телендә Коръәнгә күп санлы шәрекләр язылган. Алар, әлбәттә, бу изге китап белән эш итүне шактый җиңеләйтәләр.

Шулай ук Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре, Ш.Мәрҗәни, К.Насыйри, Г.Тукай үзләре исән чакта чыккан китаплар. Шактый кулъязмалар, документлар, фотосурәтләр, открыткалар, табылды.