Павлов Григорий Родионович

Павлов Григорий Родионович – Төньяк Кавказ фронтының 4 нче һава көчләре армиясе  9 нчы гвардия истребительләр авиациясе дивизиясенең 42 нче полк эскадрилья командиры урынбасары; гвардия өлкән лейтенанты, Советлар Союзы Герое. СССРның атказанган хәрби очучысы. Ленин ордены, дүрт тапкыр Сугышчан Кызыл Байрак ордены, ике тапкыр 1 нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, 3 нче дәрәҗәдәге “СССР Һава көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен” ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. 

Павлов Г.Р. Татарстан Республикасының хәзерге  Биектау районы  Керасиново авылында 1920 елның 10 февралендә туган. Урта мәктәпнең 7 классын, фабрика-завод өйрәнчекләре мәктәбен тәмамлый, Казан шәһәрендә эшли. 1938 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. 1940 елда Чкалов хәрби-авиация училищесын тәмамлый. 1941 елның июненнән үк Бөек Ватан сугышына китә. Төньяк Кавказ, Көньяк-Көнбатыш фронтларда сугыша. 1943 елның июненә 42 нче гвардия истребительләр авиациясе полкының эскадрилья командиры урынбасары, гвардия өлкән лейтенанты Г.Р.Павлов 378 хәрби очыш ясый, 61 һава сугышында дошманнарның 11 самолетын, төркем составында 5 самолетны бәреп төшерә. СССР Югары Советы Президиумының  1943 елның 2 сентябре  Указы белән, немец-фашист илбасарларына каршы сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен, Григорий Родионович Павловка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шул ук вакытта ул Ленин орденына һәм Кызыл Йолдыз орденына да лаек була. Бөек Ватан сугышы тәмамлангач, ул Хәрби-һава көчләрендә хезмәтен дәвам итә. 1949 елда Хәрби-һава академиясен, 1960 елда Генераль штабның Хәрби академиясен тәмамлый. 1980 елдан Г.Р. Павлов отставкага чыга. “Очышлар сезгә!”  һәм “Полкташлар” китаплары авторы. Ростов-на-Дону, яңадан Киев шәһәрләрендә яши. 1994 елның 5 ноябрендә вафат була. Киевта Лукьяновск хәрбиләр зиратында җирләнә.