Соколов Леонид Михайлович

Соколов Леонид Михайлович

Соколов Леонид Михайлович – 1908 елның 28 апрелендә Татарстан Республикасының хәзерге Биектау районы Бимәр бистәсендә хезмәткәр гаиләсендә туган.

Казан шәһәрендә яши һәм белем ала. Урта мәктәпне тәмамлый, шәһәр аэроклубында моторист булып эшли, очучы һөнәренә  өйрәнә. 1932 елда Кызыл Армия хезмәтенә чакырыла. 1933 елда демобилизацияләнә. 1937 елда Соколов аэроклубта укуын  тәмамлый һәм анда очучы инструктор булып кала. Нәтиҗәдә, ул авиация звеносы командиры була. 1942 елның маенда яңадан Кызыл Армия сафларына чакырыла. 1942 елда командирлар курсын тәмамлый, шул ук елның декабрь аенда фронтка җибәрелә. 1945 елның маена гвардия майоры исеменә лаек була, 230 хәрби очыш ясый, 62 һава сугышында катнашып, берүзе 17 самолетны, төркем белән 6 самолетны бәреп төшерә.

1945 елның 27 июнендә ул, СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә, “командование заданиесен үрнәк рәвештә үтәгәне һәм немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен” Советлар Союзы Герое исеменә һәм Ленин орденына, Кызыл Йолдыз орденына (№8654) лаек була. Сугыш тәмамлангач, Совет хәрби-һава көчләрендә хезмәтен дәвам итә. 1958 елда полковник исеме белән отставкага чыга. Смоленск шәһәрендә эшли һәм яши.

Леонид Соколов 1981 елның 12 маенда вафат була. Смоленск шәһәренең “7 нче километр” зиратында җирләнә. Ленин ордены, өч тапкыр Кызыл Байрак ордены, ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.