Гарәфиев Садри

Бабай бик күп яшь яшәгән, карт ул үзе,
Ләкин һаман сәламәт ул, матур йөзе.
Яңак, маңгай җыерылмаган, тешләр дә сау,
Яшьләрчә саф, ачык чыга аның сүзе.
Г.Тукай.

Бөек шагыйребезнең “Бабай” шигырендә 70 яшьлек карт турында сүз барса, минем язмамның герое аннан да олырак, ләкин Тукай нәкъ аның турында язган кебек. Кызыклы әңгәмәдәш, тирән мәгълүматлы, яхшы хәтерле, зур тормыш юлы узган, күпне күргән, сугыш фаҗигасен кичкән,  алтын куллы кеше ул минем авылдашым Гарәфиев Садрый абый. Авылда беренчеләрдән булып өенә чишмә суын труба аша китерткән инженерның хезмәтен без, балалар, гаҗәпләнеп карап йөри идек. Авылда гына түгел, тирә-якта да беренчеләрдән булып, өенә пар белән җылыту системасын да Садрый абый эшләде.

Бу дөньяда бер гасырга якын яшәгән кеше турында роман язып булыр иде, тик минем бурычым ул түгел. Минем максатым – гомерен намуслы хезмәт белән, сугышчан дан белән бизәгән Садрый абыйның тормыш тәҗрибәсен яшьләргә үрнәк итеп күрсәтү, болгавыр заманнарда да кыйбласын югалтмыйча, сызган юлыннан туры барган кешенең акыл хәзинәсен яшь буынга җиткерү. Ә Садрый абыйның яшьләргә сөйлисе гыйбрәтле тормыш вакыйгалары бихисап. 

Садрый абый 1924 нче елның 17 нче февралендә Дөбьяз волосте Яңавыл авылында туа. Башлангыч мәктәпне үз авылында тәмамлагач, 1935 нче елда   күрше Мәмдәл урта мәктәбендә укый башлый. 5 нче класста укыганда, интернатта тора, 6 нчы класста кышын колхоз ат белән йөртә үзенең балаларын. 1941 нче елның 12 нче февралендә мәктәпне тәмамламыйча китә, чөнки Казанга –  ФЗО ның  алты айлык курсларына – арматурщикка укырга бара, курсларны 3 айда тәмамлап, Йошкар-Ола шәһәренә хәрби завод төзелешенә җибәрелә. 1941 нче елның ноябренә кадәр эшләгәч, туган колхозына әйләнеп кайта. Ревизор, бригадир булып эшли.

1942 нче елның августында Садрый абый да сугышка китә. Ул артиллерия частенда сугыша башлый, шахмат уйнап, бөтен сугышчыны отып бетергәч, аны разведчик-күзәтүче итеп куялар, Ленинград фронтында сугыша. 1944 нче елда финнәр белән сугыш беткәч,  шул елның ноябрендә I Белоруссия фронтына җибәрәләр. Сугыш беткәч, берара аңа часть командирының ординарецы булып хезмәт итәргә туры килә.  Ординарецының тугрылыгын тикшерү өчен, командир һәм аның хатыны өйдә күп акча калдыралар, ләкин солдат бер тиен акчага да кагылмый. Хуҗаларның исләре китә. Садрый абыйның эшләп җыйган акчасы була. Әле җитмәсә, ул һәр көнне 2 кара, 1 ак ипи алып кайта торган була, чөнки икмәк пешерүчеләр, ярдәм сорап, Садрый абыйга мөрәҗәгать итә торган булалар һәм эше өчен ипи белән түлиләр. Сугыш беткәч, Германиядә вакытта немецлардан фотоаппарат, фотоматериаллар алып, Садрый абый фотога төшерә башлый, шулай итеп,  акча эшләү юлын таба. 1947 нче елның 30 мартында гына туган якларына исән-сау әйләнеп кайтырга туры килә аңа. Хәер, сау-сәламәт дип әйтеп бетереп булмый, чөнки Садрый абый сугыш вакытында контузия ала. Ләкин ул зарланырга яратмый. Гомер буе хезмәттән аерылмаган Садрый абый, без килгәндә дә, өйләренә кергән суны рәтләп йөри иде.

Армиядән демобилизацияләнеп кайткач, колхозда өлкән ат караучы, юл төзү бригадиры булып эшли. Садрый абый Рәхилә апа белән гаилә корып җибәрә. 1949 нчы елда олы уллары Илгиз дөньяга килә. 1952 дә –  икенче уллары Рәдис, 1955 тә  –  өченче уллары Альберт, 1957 дә – кызлары Фәридә, ә 1959 нчы елда төпчекләре Таһир туа. Хәзерге вакытта Садрый абый шушы улы Таһир һәм килене Флера тәрбиясендә яши. 

1950 нче елда  Алабугага бер еллык кече ветфельдшер курсларына укырга керә. Курсларны тәмамлагач, 1951 нче елда Мәмдәлгә ветпунктка  эшкә җибәрәләр, аннан соң Рәскә күчерелә.  Бераз эшләгәч, 1952 нче елда Рәстә колхоз председателе  булып эшли. Аннан туган колхозы “Эшче”гә кайта. Анда ул электромонтер булып 2 ел эшли. 1954 нче елда бөтен  сугу, суыру, он тартуны электрга көйли. ФЗОда укыганлыктан, Садрый абый кирәкле проектларны үзе эшли белә. Шул елны фермага автоэчергеч куела.  Ә бит Дөбьяздан Яңавылга электр энергиясе 1960 нчы елда гына килә башлый, аңа кадәр үзе исән чагында Сталин колхозларга ут бирдерми. Шулай да “Эшче” колхозы 1960 нчы елга кадәр электр энергиясен күрше Мари иленнән ала. 1952 нче елда (Сталин исәнендә) күрше республиканың электр станциясен төзегән вакытта акчасы бетә, һәм алар “Эшче”гә мөрәҗәгать итәләр. “Эшче” станциягә – акча, ә алар Яңавылга энергия бирергә килешәләр. Шулай итеп колхоздагы эшләр электрга көйләнә башлый.

1955 нче елда Садрый абыйга “Эшче” колхозының дилбегәсен тапшыралар. Дәһшәтле сугыш елларында да авыл халкын ач итмәгән, хәтта миллионер колхоз җитәкчесе булган легендар шәхес иде Шәмсиев Сәлах абый, тик рус телен яхшы белмәве генә рәислектән китәргә мәҗбүр итә. Ул вакытта “Эшче”нең җиде умарта бакчасы була. Куян, тавык, дуңгыз, сарык, сыер, ат фермасы гөрләп эшли (атлар 125 башка кадәр җитә!), яшелчә, җиләк-җимеш бакчасыннан да табыш керә хуҗалык казнасына. Сөт планын арттырып үтәгәч (алар дәүләткә 41 мең литр сөтне артык тапшыралар), колхоз ГАЗ-69 машинасы ала. 1956 нчы елда  “Эшче” колхозы умартачылык буенча Мәскәүдә күргәзмәдә катнаша һәм бүләккә лаек була: көмеш медаль һәм “Урал-ЗИС-5” машинасы  бирелә.

1958 нче елда, кечкенә хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, “Эшче” колхозына да күрше Айбаш авылындагы күмәк хуҗалыкны –  “Октябрьнең 17 еллыгы”н кушалар. Ә 1960 нчы елда Зур Көек авылы да кушыла, һәм колхоз “Урал” дип йөртелә башлый. Хуҗалыкның эшләре яхшы бара, шуңа күрә  Садрый абыйга Зур Кавал авылында артта калган  колхозга җитәкче булырга тәкъдим ясыйлар, ләкин ул бу эштән баш тарта. Ә ул вакытта партиянең сүзен аяк астына салу гадәттән тыш хәлгә саналган, шунлыктан аны  “Урал” колхозы рәисенең беренче ярдәмчесе һәм парторг итеп куялар. Партия сүзе һичшиксез үтәлергә тиеш булган ул заманда Садрый абыйның тормышында тамырдан борылыш була. 1962 нче елда Дөбьяз “Сельхозтехникасы”нда эшли башлый. Берләшмәнең конторасы  Казанга күчерелгәч тә, эшләвен дәвам итә. 1970 нче елда Садрый абыйны  Дөбьяз СМУына начальник итеп күчерәләр. 1972 нче елда СМУның ПТОсына күчерелә. 1977 нче елдан 1987 нче елга кадәр  авыллардагы фермаларны механикалаштыру буенча эшли.

Садрый абыйның тормыш биографиясе авыл тарихы белән бик тыгыз бәйләнештә. Ул Яңавыл авылының үткәнен бик яхшы белә. Мәсәлән, сугыш вакытында һәм сугыштан соң Яңавылда шырпы заводы эшләгән, анда эшләүчеләрнең кайберләре әле дә исән.  Ул заводта шырпы гына түгел, мәктәп өчен парталар, урындыклар да  ясаганнар. “Эшче” колхозы сугыш вакытында һәм сугыштан соң да күрше колхозларга әҗәткә ашлык биреп торган. Ул вакыттагы колхозның баш хисапчысы Вәлиев Габдрахман  абыйның сүзләренә караганда, әҗәткә бирелгән икмәкне кире кайтарсалар, бер ел ашлык чәчмичә дә яшәргә мөмкин булган. Садрый абый тагын бер вакыйганы бик ачынып сөйли. 1942 нче елда районнан вәкил килә һәм Зур Кавалга ике тонна ашлык бирергә куша. Мартның 20 ләре тирәсе була бу. “Эшче”нең колхозчылары бу икмәкне Яңавылда үзләре төйиләр, Зур Кавалга илтеп бирәләр, барып җиткәч, үзләре бушаталар да. Күрше колхозлар орлыкны элеватордан ташыган вакытта, “Эшче” колхозы үзен-үзе тәэмин итә, хәтта башкаларга да ярдәм кулын суза. Колхоз тарихында  бер хезмәт көненә 9 кг ашлык биргән еллар, мең хезмәт көненә 9 тонна икмәк алган кешеләр дә булган. “Эшче” колхозында эшләгән өчен бал, ит, яшелчә, җиләк-җимеш тә биргәннәр, үзеннән артканны авыл кешесе Казанга алып барып саткан, акча эшләгән.

Озын тормыш юлы узган, гаиләсендә, авылда, районда гына түгел, республика дәрәҗәсендә дә хөрмәт һәм данга ирешкән шәхес ул Садрый абый. Сугыштагы батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары, ике тапкыр “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләренә лаек була. Хезмәттәге уңышларын да күрә җитәкчеләребез.   “За отличный труд” һәм башка бик күп грамоталар, медальләр бирелә аңа.

Соңгы елларда республика җитәкчеләре сугыш һәм  хезмәт ветераннарына игътибарларын тагын да арттырдылар. Бу хөрмәт һәм ихтирамны Садрый абый да тоеп яши. 2008 нче елда Россия делегациясе составында – Ярославльгә, 2009 нчы елда – Астрахань, Волгоград якларына бара, 2010 нчы елда Татарстаннан 5 кеше Курскига  сәяхәт кыла, ә 2011 нче елда Мәскәүдә кунак була. Ә бит Бөек Ватан сугышына Садрый абыйның тагын 9 туганы китә, тик 2 сенә генә язмыш озын гомер бүләк итә. Берсе – Садрый абый булса, икенчесе Хәмитов Каюм абый (1923 – 2009).

Менә шундый гыйбрәтле тормыш юлы узган ул безнең юбилярыбыз Гарәфиев Садрый абый. Аңа алдагы көннәрендә дә ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык, балалар, оныклар мәхәббәте юлдаш булсын иде.