Вахитов Габделхәй Каюм улы

Хәй Вахит (Габделхәй Каюм улы Вахитов) 1918 елның 2 декабрендә Казан губернасы Арча өязе (хәзерге Татарстан АССРның Биектау районы) Мәмдәл авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1934 елда җидееллык мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, Театр техникумына укырга керә. Ләкин ике елдан соң, техникум ябылу сәбәпле укуын өзәргә мәҗбүр булып, хәзерге Чистай районының Яңа Роман авылына укытучы булып китә, аннары янә Казанга килеп, 1937–1940 елларда музыка училищесында укый. Училищены тәмамлап, бераз вакыт Республика җыр-бию ансамблендә җырчы булып эшләгәннән соң, 1941 елда X. Вахит армиягә алына. Ул башта Совет Армиясе җыр-бию ансамблендә җырчы булып хезмәт итә, соңыннан разведчик-артиллерист сыйфатында Белоруссия фронтында барган каты сугышларда катнаша, совет гаскәрләре белән бергә Польшага хәтле сугышчан юл уза.

1945 елның ноябрендә армиядән кайтып, X. Вахит Казан дәүләт консерваториясенең теория-тарих факультетына укырга керә һәм аны 1951 елда тәмамлап чыга. 1956–1958 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Шул вакыттан алып гомеренең соңгы көннәренә кадәр ул, профессиональ язучы буларак, фәкать иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

X. Вахит сугышка кадәр үк яза башлый. 1938  – 1939 елларда аның бер-бер артлы «Соры кортлар» исемле пьесасы һәм «Дулкыннар» дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыга, «Канлы куллар» дигән пьесасы исә 1939 елда Минзәлә колхоз-совхоз театры репертуарына кертелеп, сәхнәдә уйнала. Х.Вахит бу елларда шулай ук балалар өчен шигырьләр һәм халык иҗаты материалларына нигезләп озын-озын поэмалар да яза («Әкиятләр» җыентыгы, 1940). Балалар әдәбиятына игътибар әдипнең сугыштан соңгы иҗатында да берникадәр вакыт дәвам итә: илленче елларда аның балалар өчен бер-бер артлы «Безнең авылда», «Якты юл» һәм рус телендә «Весна идет» исемле шигырь җыентыклары дөнья күрә. Ләкин X. Вахитны язучы итеп таныткан җанр – драматургия. Илленче елларның ахырыннан башлап, ул үзенең иҗат сәләтен тулысынча шушы җанрга багышлый һәм заманның этика-мораль, тәрбия мәсьәләләрен, кешеләр, бигрәк тә яшьләр арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләрне яктырткан дистәләрчә драма һәм комедияләрен иҗат итә. Аның «Беренче мәхәббәт» (1960), «Рәхим итегез!» (1961), «Кайда соң син?» (1963), «Карлыгач канат кага» (1965), «Соңгы хат» (1966), «Күк капусы ачылса» (1967), «Туй алдыннан» (1969), «Мәхәббәтең чын булса» (1972), «Давыл» (1973), «Ике килен-килендәш» (1976), «Ялгышасың, Нәзирә!» (1976), «Оныта алмасаң нишләрсең» (1977) кебек пьесалары, алтмышынчы-җитмешенче еллардагы татар театрлары репертуарының төп исемлегендә йөреп, шул чор татар драматургиясенең, театр сәнгатенең олы бер казанышы буларак тәкъдир ителә. Болардан бигрәк тә «Беренче мәхәббәт» драмасы һәм «Күк капусы ачылса» водевиль-комедиясе зур уңышка ирешә. Алар, Бөтенсоюз аренасына чыгып, илебезнең дистәләрчә милли театрлары сәхнәләрендә уйнала һәм тамашачыларның мәхәббәтен казана. 1960 елда «Беренче мәхәббәт» драмасы буенча Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелган спектакль өчен әсәрнең авторы X. Вахит һәм режиссер Рифгать Бикчәнтәев Татарстан АССРның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булалар. Хәзерге вакытта “Кияүләр” әсәре буенча куелган спектакль К.Тинчурин исемендәге театрда зур уңыш белән бара. 

X. Вахит опера либреттолары һәм музыкаль комедияләр авторы буларак та билгеле. Аның «Самат», «Дим буенда», «Җиһангир», «Наемщик» (Т. Гыйззәт драматик поэмасы буенча) дигән опера либреттолары һәм «Мәхәббәт җыры», «Кияүләр» (1975) исемле музыкаль комедияләре бар. «Җиһангир» либреттосының Бөтенсоюз конкурсында җиңеп, бүләккә лаек булуы X. Вахитның бу жанрда да уңышлы эшләвен күрсәтә.

X. Вахит 1978 елның 7 июлендә вафат булды. Ул 1952 елдан КПСС члены һәм 1956 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.