Айбаш авылы мәчете

Айбаш авылы мәчете

Халык арасында йөргән риваятьләргә караганда, Айбаш авылындагы хәзерге мәчетне чыгышы белән Зур Көек авылыннан булган Мөхәммәтшакир Мөхәммәтҗан улы Мусин салдырган. Ул 1846 нчы елда туган, мануфактура товарлары белән сәүдә иткән. Аның сәүдә нокталары Россиянең зур шәһәрләре Казан, Ирбит, Түбән Новгородта урнашкан. Икенче гильдия сәүдәгәр Казан шәһәренең Париж Коммунасы урамындагы 21 нче, Тукай урамындагы 92 нче йортларны 1880-1890 нчы елларда салдырган. Шундый зур дәрәҗәле сәүдәгәр Мусин тарафыннан XIX йөз ахырында Айбаш авылында агач мәчет төзелүе бер дә гаҗәп түгел. Тарихи чыганакларда руханилар, дөресрәге Айбаш авылы муллалары хакында да мәгълүматлар бирелә. 1831 нче елның 25 нче декабрендә Зәбир Исхаков мулла булып сайлана. Соңга таба аның нәселеннән күп кенә муллалар чыгып, әйләнә-тирә авылларда, шул исәптән Айбаш авылында да мулла булганнар. Зәбир хәзрәт үзе исән вакытта ук 1863 нче елның 3 нче июлендә авыл халкы аның улы Мифтахетдин Зәбировны икенче мулла итеп куя. Ярты гасырга якын Мифтахетдин хәзрәт авылның төп мулласы һәм ахунлык вазифасын да башкара. Аның хезмәтен губернатор югары бәяли һәм “Алтын тәре” медале белән бүләкли.

Айбаш халкы, башка авыллар белән чагыштырганда, дини һәм тәртипле була. Монда авылның мулласы, шул ук вакытта ахун Мифтахетдинның йогынтысы зур булган. Ул юридик эшләрдә дә катнашкан. Айбаш ахуны йортында муллалар җыйналып, губернатор, шәһәрнең мөфтие һәм урядниклар катнашында еш кына киңәшмәләр үткәргәннәр. Мулла алдынгы фикерле, дөньяга фәнни карашлы кеше булган. Өлкән яшьтәге Мифтахетдин мулланы туганының улы Габделкаюм алыштырган. Ул 1917 нче елгы Октябрь инкыйлабы вакытында да имам-хатыйб булып торган, инкыйлабны тыныч, теләктәшлек белән каршылый. Авылларда совет властен урнаштыру буенча Мулланур Вахитов тарафыннан оештырылган Кызыл гвардия отрядлары килеп йөргән. Авылларда дин башлыклары, аларның куштаннары бу отрядларга каршылык күрсәткәннәр, аларны җәзалаганнар, үтерү фактлары да булган. Айбаш мулласы бу отрядларга ярдәм иткән, куркыныч янаганда яшереп, азык-төлек белән тәэмин иткән. Авыл халкын да шуңа чакырган, шуның өчен Айбаш авылына җәза отрядлары килмәгән. Мәчете дә хәзерге көнгә кадәр сакланган.

1930-1936 нчы елларда мәчет манараларын кисү кампаниясе башланып китә. Нәтиҗәдә авылларда мәчетләр манарасыз кала. Андый куркыныч безнең мәчетне дә читләтеп үтми. 1936 нчы елда авылга Ленинград хәрби округыннан хәрби топограф Мөбәрәкшин дигән кеше килә. Ул хәрби карта эшләү белән шөгыльләнә. Шул вакытта мәчетнең манарасын кисәргә хәзерләнгәннәр икән. Бу хакта Мөбәрәкшин ишеткән һәм авыл Советы рәисенә: “Мин эшемне бетереп китмичә мәчет манарасына кагылмагыз, территорияне картага төшерү өчен ориентир итеп алам,”- дип кисәтә. Район хәрби комиссариатына да шул турыда хәбәр җибәрә. Ә аннан мәчет манарасын кисмәскә кушылган фәрман килә. Соңрак манараларны кисү кампаниясе үтә. Айбаш авылы җитәкчеләре арасында аны кабат кузгатучы булмый. Шулай итеп манара исән кала.

1935-1937 нче елларда барлык авылларның мәчетләрендә дини эшчәнлек алып бару туктатыла. Айбаш мәчете дә “Алла йорты” булудан туктый. Мәчетнең уртадагы стенасы киселеп, алгы бүлмәдәге сәндерәсе алып ташланып, клуб итеп файдаланыла башлый. Әйләнә-тирә авыллардагы мәчетләрнең манаралары киселеп бетсә дә, Биектау районының бердәнбер авылында – Айбашта манара киселмичә кала.

100 елдан артык исән-сау һәм үзгәрешсез торган бинаны төзәтергә һәм буыннар өчен истәлек итеп сакларга кирәк була. Нәкъ шул вакытта мөмкинлек килеп чыга. 1978 нче елда Айбаш урта мәктәбенең яңа бинасы төзелеп бетә. Төзелешне тикшерү өчен, Казаннан Гыйльманов Нәсыйх дигән кеше килә. Министрлар Советы каршындагы төзелеш һәм архитектура бүлеге җитәкчесе авылның манарасы төшерелмәгән мәчете белән кызыксына. Нәтиҗәдә бина тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегенә кертелә. Борынгы мәчет буларак, 1980 нче елда аңа беренче реконструкция ясала. Мәчетнең түбәсенә яңа калай ябыла, манарасы тутыкмый торган калай белән тышлана, ае алыштырыла. 1993 нче елда бинага капиталь ремонт ясала, шул елның көзендә Айбаш мәчете клуб булып эшләүдән туктый һәм дин тотучыларга кайтарыла. Әкренләп башка төзекләндерү эшләре башкарыла.

1937-1993 нче елларда авылда мәчет эшләмәсә дә, халык дини йолаларны үтәүдән туктамый. Ураза, корбан гаетләре һәм җомга намазлары аерым кеше йортында, төрле урыннарда укыла. Мәчет яңадан торгызылгач, картлар гына түгел, укучы малайлар һәм егетләр дә мәчеткә йөри башладылар, дини йолаларны үтәүгә тартылалар.