Биектау районы тарихы
Безнең район 1935 елның январенда оешкан. Ул вакытта аңа 20 авыл советы керә. Районга Арча, Казан, Дөбъяз, Питрәч районнарының кайбер авыл советлары Һәм авыллары кушыла. 1962 елда район таркатыла һәм Казансу елгасы буенча икегә бүленә. Уң ягы Питрәч, ә сул ягы Яшел Үзән районнарына кушыла. 1965 елның январенда Биектауга яңадан район статусы кайтарыла һәм аңа Дөбьяз районы да кушыла.
Безнең эраның беренче меңьеллыгында бу җирләрдә фин-угор кабиләләре, икенче меңьеллыкта төрки телле халыклар яшәгән. Безнең эрага кадәр 4-5 мең ел элек Биектау районы җирлегендә халык аз булган.
Биредә борынгы чорлардан ук төрле дәүләт берәмлекләре, халыклар һәм нәсел-ырулар, төрле мәдәният һәм дин вәкилләре бергә яшәгәннәр. Шуңа күрә Биектау һәм күрше район территорияләрендә тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр бик күп. Биредә, таш гасырлардан башлап, Болгар, Алтын Урда чорына караган истәлекләр күп. Безнең төбәк тарихы hәм мәдәнияте бүгенге көнгә кадәр тулысынча өйрәнелмәгән.
Безнең туган җиребез элек-электән Казан ханлыгының үзәге булып тора. Хәзерге Казанның төньяк-көнчыгышындагы Татар Әйшәсе, Камай, Рус Урматы авыллары территориясендә изге Иске Казан җирлеге урнашкан.
16 гасырның 50-нче елларында (1236 елда Идел Буе Болгарстаны яулап алына) иҗат ителгән билгеле тарихи “Тәварихе Болгария” әсәрендә бу авыл, “Янмый торган патшабикә повесте” героинясы хөрмәтенә, “Гайшәбикә авылы” дип аталган. Бу әсәрдә Болгар хакиме Габдулла хан кызының серле рәвештә үлемнән сакланып калуы турында бәян ителә. Аксак Тимер (Тимерлан) Болгар шәһәрен басып алганда, бар халыкны кырып бетерә. Габдулла хан, гаиләсе белән, Суд палатасына кереп кача. Аксак Тимер әмере буенча, палатаны бүрәнәләр белән уратып алалар һәм ут төртәләр.
Янгында ханның гаиләсе һәлак була, ләкин аның гүзәл кызы серле рәвештә исән кала. Аны бинаның түбәсендә утырган хәлдә күреп алалар һәм Аксак Тимер янына китерәләр. Гайшәбикәнең чибәрлегенә һәм акылына таң калган Аксак Тимер, кызны, энесе белән бергә, үзенә ала. Аксак Тимер вафат булгач, алар аның абыйсында хезмәтче булып торалар. Озакламый Гайшәбикә, энесе белән бергә, әсирлектән кача һәм туган шәһәренә – Болгарга кайта. Ләкин Болгарның җимерелеп беткәнен һәм бер җан иясе дә калмавын күргәч, алар төньякка – Кашан шәһәренә юл тоталар. Тиздән Гайшәбикә энеләре Алтынбәк белән Алимбәкнең исән булуын һәм Казансу елгасы буенда яңа шәһәр төзегәннәрен белә. Риваять буенча, Бряхимов (Болгар) шәһәрен Аксак Тимер 7 ел буе камалышта тотканнан соң гына басып ала.
Габдулла хан янгында һәлак булса да, аның ике улы: Алтынбәк (аңа 7 яшь була) һәм Алимбәк (аңа 9 яшь була) ханның якын кешеләре ярдәмендә, ышанычлы урында качып кала алалар. Озакламый Гайшәбикә үз энесенең сугышчысына – полководец Мулла-Хуҗатазга кияүгә чыга. Мулла-Хуҗатаз, Гайшәбикәнең энесе Алтынбәк белән бергә, Казан шәһәренә (Иске Казан – Камай шәһәрчегенә) нигез салалар.
Хәзерге Биектау районы территориясе 1557 елда “Казан сугышы” тәмамлангач, ягъни Казанны яулап алганнан соң, барлыкка килә, һәм гаскәр башлыклары булып торган Казан воеводалары өлкәнең хакимнәре булып калалар.
“Казан сугышы” вакытында Казан тирәсендәге бик күп җирләр бушап кала: хуҗалары – атаклы казанлылар һәлак була, ә халык сугыш барган җирләрдән качып китә. 1557 елның 1 маенда Казанның беренче воеводасы Петр Иванович Шуйский яңа хуҗаларга буш җирләр өләшә башлый.
Монастырьлар, архиерей йортлары (ягъни архиепископ, соңрак Казан һәм Зөя митрополиты), Казанга хезмәткә күчерелгән рус дворяннары яңа җир хуҗалары булып санала башлыйлар. Җирләрнең күп өлеше дәүләт милке булып кала. Татар крестьяннары общинасы Казан ханлыгына кадәр булган “дәүләт җирләрен тотучылар” статусын саклап калалар, ә татар феодаллары, вак хезмәтчеләр үз җирләренең милекчеләре булып калалар һәм бу милек өчен патша исеменнән “җир биләү” грамоталары алалар.
1722 елда безнең Казан җирләренә Петр беренче килә. Петр I патшалык иткәндә, Казан губерниясе боярларга һәм дворяннарга бүлеп бирелә. Алат өязе Петр I нең дусты булган П.А.Михляев карамагында була. Патша хөкүмәте төбәкне сәяси яктан гына буйсындырып калмый, колонияләштерә дә, җирләр өләшеп, халыкны руслаштыру сәясәте алып бара, православие динен алга сөрә. Шушы максат белән бик күп чиркәүләр төзелә. Авылларда чиркәүләр төзелә башлагач, чиркәү-мәхәллә мәктәпләре ачыла. Петр I патшалык иткән вакытта һәм соңрак та мөселманнарга крепостной крестьяннар тотарга, тимерчелек белән шөгыльләнергә рөхсәт ителми. Чөнки алар басып алучыларга каршы корал ясарлар дип куркалар. Мөселманнарга бергә җыелып торырга да рөхсәт ителми. Ләкин сәүдә буржуазиясенә әверелүләренә каршы тора алмыйлар. 13-14 гасырда барлыкка килгән һәм һәр дүшәмбе көнне эшләүче базарлар елдан-ел үсә бара. Табигый байлыкларның күп булуы, халыкның кул эшләренә осталыгы базарлар үсешенә тагын да ныграк йогынты ясый.
Биектау авылы
Бу төбәк Казан ханлыгы заманында билгеле булган. Һәм аның исеме Байгыш дип аталган. Соңыннан күп авылларның исемнәре үзгәрә. Һәм бу авыл да Рождественское дип атала. Соңрак, 17 гасырның ахырында, 18 гасырның башында, бу төбәктә Себер юлы салына башлагач, әкренләп Рождественское исеме Биектауга әйләнеп кала. Элек-электән халык телендә биек җирләрне биектау дип атаганнар. Менә Биектауның да бер җирендә таулырак җир бар, анда чиркәү салынган.
Тагын бер сөйләк бар. Монда Себер тракты буенча политик яктан ышанычсыз күп кешене сөргенгә куганнар. Һәм алар, богауланган килеш, юл буйлап җәяү барганнар. Һәр төрмә арасы 30 чакрым булган. Казаннан соң беренче төрмә Чыпчыкта булган. Безнең район Казан белән Чыпчык арасында урнашкан. Кешеләр, арыгач, конвоирлардан туктап алуларын сорыйлар, аларга, “Әнә теге биек тауны менгәч туктарбыз,” – дип җавап биргәннәр. Һәм бу сөйләкне безнең районыбызга Биектау дип кушылган атаманың бер нигезе дип әйтеп була.
Авылга 16 гасырның икенче яртысында Казан Успения Зилант монастыре җирләрендә нигез салына. Агачтан төзелгән Богородице-Рождественск чиркәве инде 16 гасыр ахырында ук була. 1881-1886 елларда өч тәхетле таш храм төзелә. Зур, тәре формасындагы чиркәү Византия стилендә (Казан сәүдәгәре, Биектау авылында туган Степан Сергеевич Суслов һәм аның улы акчасына) төзелгән. Аларның Казан өязендә берничә тегермәне, эре заводлары була. Храм агач чиркәү белән янәшә төзелә, таш чиркәү төзелеп беткәч, агач чиркәү сүтелә. Җирле халык Владимир Изге Мәрьям Ана иконасына зур хөрмәт белән карый. Халык сүзе буенча, 1848 елда, әлеге икона белән тәре йөреше оештыргач, приходта холера эпидемиясе туктый.