Биектау районы сайтына рәхим итегез!

Биектау - администрация

Сайтның хөрмәтле кунаклары: район халкы, районның читтә яшәүче кешеләре, укучы һәм эшләүче яшьләр, башка ирекле керүчеләр!

Биектау районының тарихы, тормышы, эше, мәгарифе, мәдәнияте, спорттагы казанышлары, күренекле шәхесләре, алтын куллы осталары турындагы мәгълүматны туплау, бер үзәккә җыю максатыннан сайт эшләргә булдык. Район тормышына битараф булмаган кешеләрнең активлыклары, ягъни материаллар белән ярдәм итүләре сорала.

Фикерләрегез, тәкъдимнәрегезне "Элемтә" битендә калдырырга мөмкин.

Сайтта төп урыннарның берсен Биектау районының тарихи-мәдәни мирасын барлау һәм саклауда, популярлаштыруда зур роль уйнаган музей эшчәнлеге дә алып торачак. 

Музей 2006 нчы елның ноябрендә ачыла. Бина ике катлы. Гомуми мәйданы – 285, 4 кв.м, экспозиция залы – ике, бер күргәзмә залы бар. Музей эшчәнлеге кирәкле һәм файдалы. Районда яшәүчеләрне, бигрәк тә яшьләрне әхлакый һәм патриотик яктан тәрбияләүдә әһәмияте зур. Музей коллективы экскурсияләр уздыра, тематик мероприятиеләр, бәйгеләр үткәрә, күргәзмәләр оештыра.

Директоры – Билал Сәллахович Шиһабетдинов. Музейның беренче оештыручысы да, тәүге экспонатларын туплаучы да, район тарихын, аның кешеләрен өйрәнүче дә ул.