Күренекле шәхесләр

Зиннур Хөснияр (Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов)

Язучы-прозаик Зиннур Хөснияр (Зиннур Зыятдин улы Хөснетдинов) 1961 елның 18 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Бикнарат авылында туа. Әтисе Зыятдин ага – балта остасы, тимерче, әнисе Нәдия ханым авылның күмәк хуҗалыгында төрле физик эшләрне башкаручы була.

Шәмсетдинов Солтан Сәләх улы

Солтан Шәмси (Солтан Сәләх улы Шәмсетдинов) 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасының хәзерге Биектау (элекке Дөбьяз) районы Суыксу авылында крестьян гаиләсендә туа. Балачак еллары һәм үсмер чагы шул ук районның Юртыш авылында уза. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, һөнәр училищесенда укый, металл кыручы (токарь) һөнәрен үзләштерә. 1962 елда Мәскәү шәһәренә китеп, башкала заводларында гади эшче, токарь, слесарь-инструментчы, соңыннан, гаскәри хезмәт мөддәтен (1967–1969) тутыргач, А.А.Жданов исемендәге Беренче үрнәк басмаханәдә полиграфист булып эшли.

Габдулла Шәрәфи (Габдулла Шәрәфетдин улы Шәрәфетдинов) 1926 нчы елның 29 нчы июлендә Татарстан АССРның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1936 елда алар гаиләләре белән Казанга күчеп киләләр. Габдулла башта Казанның 80 нче һәм 11 нче мәктәпләрендә, аннан, бишенче класстан алып җиденче классны тәмамлаганчы, Кабан күле буендагы 12 нче татар урта мәктәбендә укый, шунда тел һәм әдәбият укытучысы, дәреслекләр авторы Шакир Нигъмәтуллин җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Мәктәптә укыган чорда аның Г.

Битләр