Айбаш авылы тарихы
Айбаш авылы Казан ханлыгы чорында барлыкка килгән. Әмма кешеләр монда тагын да борынгырак чорларда да яшәгәннәр. Бары тик элегрәк бу урыннарда куе урманнар булганлыктан, утрак тормыш алып бару авыррак булган. Авылның иң борынгы һәйкәле – Ташбилге – XVI гасырның I яртысына карый... Казан мөселман мәхәлләләренең 1909 нчы елгы кәгазьләрендә Айбаш авылы мәхәлләсенең 1590 нчы елларда барлыкка килүе бәян ителә. Рус ельязмаларында Айбаш авылы 1684 нче елның 11 нче гыйнварында телгә алынган.
Авылның беренче урыны хәзерге урыннан көнбатыштарак, Коләле дип аталган күл буена урнашкан. Шул урында кабер урыннарының эзләре бүгенге көнгәчә сакланып калган.
Буыннан буынга күчеп килгән риваятьләр ул чорлар турында болай сөйли: “Авылның иң бай һәм күренекле кешесе Тулыбай исемле булган. Бай булса да, ул үзенең малын кешегә биреп торырга бер дә кыенсынмаган. Шулай да бурыч бирүнең бер үзенчәлеге булган: ул кирәк әйбернең кайда икәнлеген генә әйткән, үзе алып та бирмәгән, китереп куйганын да тикшермәгән. Ул вакытта Айбашта 5-10 гына хуҗалык яши. Айбаш авылы тирәсендә куе урманнар булганлыктан, кыргый җәнлекләр кешеләргә зыян китергәннәр: терлекләрне ашаганнар, хәтта яшь балаларны алып китү очраклары да булган. Шуның аркасында авыл хуҗалыгын икенче урынга күчерергә уйлыйлар. Иң элек авыл халкын су белән тәэмин итәрлек чишмәләр булган урын эзлиләр. Элеккеге урыннан көнчыгышка таба бер чакрым чамасы киткәч, бик матур чишмә табалар. Аңа Ташлы елга дип исем бирәләр, ул авыл кешеләре өчен изге чишмәгә әйләнә, хәтта бүген дә ярты авыл халкы шул чишмә суын эчеп яши. Бу чишмәдән Петьялка елгасы башланып китә. Шуңа да берничә гаилә, яхшырак урын эзләп, төрле якларга таралган. Ул гаиләләр яңа авылларга нигез салганнар. Зур Көек (ялган урын), Кече Айбаш (Каракүл), Яңавыл. Яңа Айбашка беренче күчеп утырган кеше Сыбый исемле булган. Аның өе булган урынны хәзер Сыбый тавы дип йөртәләр (хәзер анда кибет төзелгән).
Элекке авыл бик тыгыз урнаша. Хәзерге Түбән як урамы беренче урам булган. Соңрак бу урамга бүтән урам һәм тыкрыклар өстәлгән: Югары як, Аръяк, Шәйрә, Тимерче, Селәнгер урамы, Арт урам. Айбаш авылы уңайлы урында урнашкан. Көнбатышта (3-4 чакрым) Галич юлы узган. Авыл янында берничә чишмә булган. Бик күп болынлыкларда котырып үлән үскән. Урманнар якын булса да, алардан файдалану тыелган: кайберләре дәүләт урманнары (Кәҗүнни), кайберләре монастырь (Монах урманы) һәм адмиралтейство урманнары булган. Казан ханлыгын яулап алгач, Мәскәү бу җирләргә алпавыт хуҗалыгын урнаштырудан курка. Шунлыктан халык бер җәмәгать булып яшәвен дәвам итә. Авыл халкы ярыйсы гына бай яши. Кеше саны арта. 1859 нчы елда авылда 78 хуҗалыкта 655 кеше (317 ир-ат, 338 хатын-кыз) яшәсә, 1880 нче елда 154 хуҗалыкта 891 кеше (445 ир-ат, 446 хатын-кыз), ә 1910 нчы елда инде авылның 190лап йортында 1172 кеше яшәгән. XIX-XX гасырлар чигендә авылда 1 мәчет, аның янында 1 мәктәп-мәдрәсә, кибет, җил тегермәне, янгын сүндерү җайланмасы булган. Авыл кешеләре нигездә игенчелек белән шөгыльләнә. Шулай ук авылда тегермән тарту (3 кеше), мич салу (2 кеше), балта осталары (2 кеше), чабата үрү (2 кеше), тәрәзә кую (1 кеше), умартачылык (6 кеше), читек чигү (50 хатын-кыз), юкә җепләр ишү (97 кеше) кебек эшләр дә булган. 50 кеше ялланып эшләгән, 4 кеше ат белән йөк ташуга йөргән. Эш эзләп авылдан шәһәргә китеп эшләүчеләр дә була (1885 нче елгы мәгълүматлар).
Октябрь революциясеннән соң авылда Совет власте урнаша. Башлангыч мәктәп, 1930 нчы елда колхоз төзелә. Бу чорда авылның тазарак тормышлы кешеләре “кулак” буларак сөргенгә сөрелә. 30 нчы елларда Сталинның чиктән тыш законнары кертелә.
Басудан бер башак уып, әвеннән бер уч алып, колхоз атларын санлап бетерә алмаган өчен төрмәгә эләгүчеләр күп була. 1941 нче елны ирләр сугышка киткәч, барлык тормышны алып бару балалар, хатын-кызлар һәм картлар өстенә төшә, 100дән артык кеше сугышта ятып кала.
1950-80 нче елларда авыл ныгып, яңарып үсә башлый. Кешеләрнең тормышы акрынлап кына булса да яхшыра бара. 50 нче елларда авылга радио, 60 нчы елларда электр энергиясе, соңрак телевидение килеп җитә.
1974 нче елда авыл мәктәбе урта мәктәп итеп үзгәртелә (1934 нче елдан – башлангыч, 1964 нче елдан сигезьеллык мәктәп булган), 1979 нчы елдан мәктәпнең яңа, кирпечтән салынган ике этажлы бинасы сафка керә. 1991 нче елда авылга тулысы белән газ кертелә, 1996 нчы елда авылга кадәр асфальт юл килеп җитте.
Авылыбызның хәзерге балалар бакчасы урынында әүвәл Байлар йорты торган. Ул заманда анда байлар яшәгән.
- 1917 нче елда “Казан губерниясенең Казан өязе Студиноключинский волосте ярлыларның авыл комитеты” оештырыла.
- 1920 нче елда ТАССР оешу белән бәйле рәвештә ТАССРның Арча контоны Айбаш авыл советы төзелә.
- 1930 нчы елда административ-территориаль бүленештәге үзгәрешләр сәбәпле Айбаш авыл советын үз эченә алган Дөбъяз районы төзелә.
- 1963 нче елда Дөбъяз районы бетерелә. 1963 нче елның гыйнварында Айбаш авыл советы эреләндерелгән Яшел Үзән районы составына кертелә.
- 1965 нче елның мартыннан Яшел Үзән районы яңадан бүлгәләнә һәм Айбаш авыл советы яңа оештырылган ТАССРның Биектау районы составына керә.
- Башта сельсовет шул Байлар йортында була. Озак та үтми, бик иске булу сәбәпле аны сүтәләр һәм анда интернат төзелә. Интернат төзелгәч тә әле, сельсовет бик күп еллар шул бинада була.
- 1960 нчы елларда гына ул башка урынга, бүтән бинага күчә. Бу бина шул интернат каршындагы йорт була, ә хәзергесе вакытта ул Розалар өе, ягъни анда кешеләр яши.
- 1979 нчы елда авылда таштан салынган яңа мәктәп ачыла. Мәктәп ачылып, озак та үтми, 1-2 елдан соң сельсовет әүвәл мәктәп ролен үтәгән бинага күченә. Шулай итеп, авылда күп кенә үзгәрешләр була: сельсовет интернаттан күчә дә, интернат башта интернат булып хезмәт итә, ә соңрак балалар бакчасына әйләнә. Аннан Розалар өенә күчеш. Хәзерге вакытта анда кешеләр яши. Тора-бара яңа мәктәп ачылгач, элек мәктәп ролен үтәгән бина инде сельсовет бинасы ролен үти башлый һәм бүгенге көнгә кадәр дә шушы бинада эшли.
Ә хәзер сельсовет рәисләре һәм аларның сәркатипләре белән, аларның ничәнче елларда эшләве турында мәгълүмат белән танышып китик:
- Хәмидуллин Гата (1930-1933)
- Сафин Гыйният, Мөхетдинов Ибраһим (1933, гыйнвар-февраль)
- Заһидуллина Нәвал, Мөхетдинов Ибраһим (1933, март)
- Хәмидуллин Гата, Мөхетдинов Ибраһим (1933, июнь-1936, май)
- Ахмадуллин Габдулла, Мөхетдинов Ибраһим (1936, май-1939, сентябрь)
- Гыймадиев Низами, Мөхетдинов Ибраһим (1939, сентябрь-1939, декабрь)
- Ахмадуллин Габдулла, Касыймов Габдулла (1940, гыйнвар-1944, октябрь)
- Гарипова Рокыя, Маликова Наҗия, (1944, гыйнвар-1944, апрель)
- Гарипова Рокыя, Гатауллина Разия, (1944, апрель-1944, сентябрь)
- Ахмадуллин Габдулла, Мөхетдинов Ибраһим (1944, сентябрь-октябрь)
- Гарипова Рокыя, Гатауллина Разия, (1944, октябрь-1944, декабрь)
- Касыймов Габдулла, Гатауллина Разия (1945, гыйнвар-июль)
- Субаев Шамил, Гатауллина Разия (1945, июль-1946, февраль)
- Мөхетдинов Ибраһим, Гатауллина Разия, 1946, февраль-декабрь)
- Галәвиев Билал, Рахманова Хәбирә, (1947, гыйнвар-март)
- Галәвиев Билал, Хәмидуллин Усман, (1947, март-1950, февраль)
- Галәвиев Билал, Камалетдинова Сөембикә (1950, февраль-1951, июль)
- Аскаров Габдулла, Камалетдинова Сөембикә (1951, июл-1953, март)
- Аскаров Габдулла, Абдулманова Роза (1953, март-1956, гыйнвар)
- Аскаров Габдулла, Гыймадиев Гомәр (1956, гыйнвар-1957, март)
- Зиннәтуллин Каюм, Абдулманова Галия (1957, март-1957, апрель)
- Аскаров Гомәр, Абдулманова Галия (1957, апрель-1959, июнь)
- Ахмадуллин Надир, Абдулманова Галия (1959, июнь-1962, февраль)
- Фәйзрахманов Зиннәт, Абдулманова Галия (1962, февраль-1963, март)
- Ахмадуллин Надир, Абдулманова (Зиннәтуллина) Галия (1963, апрель-1967, март)
- Галәвиев Билал, Зиннәтуллина Галия (1967, март-1969, декабрь)
- Фәйзрахманов Зиннәт, Зиннәтуллина Галия (1969, декабрь-1970, июнь)
- Гыймадиев Гаяз, Зиннәтуллина Галия (1970, июнь-1971, август)
- Галәвиев Билал, Зиннәтуллина Галия (1971, август-1977, июль)
- Гыйниятов Гата, Зиннәтуллина Галия (1977, июль-1978, октябрь)
- Субаев Равил, Зиннәтуллина Галия (1978, октябрь-1981, март)
- Хәбибуллин Илдар, Зиннәтуллина Галия (1981, март-1982, апрель)
- Ганиев Мансур, Зиннәтуллина Галия (1982, апрель-1990, март)
- Гарипов Хафиз, Зиннәтуллина Галия (1990, март-1993, ноябрь)
- Гарипов Хафиз, Гыйләҗева Нурания (1993, ноябрь-2000, апрель)
- Субаев Равил, Гыйләҗева Нурания (2000, апрель-2001, ноябрь)
- Гыйләҗева Нурания, Зәйнуллина Дамира (2001, ноябрь-2004, июнь)
- Гыйләҗева Нурания, Насыйрова Фәридә (2004, июнь-хәзерге көнгә кадәр)
1930 нчы елда “Октябрьнең 13 еллыгы” исемендәге колхоз төзелә. Бу исем 1952 нче елга кадәр дәвам итә һәм Булганин исемендәге дип үзгәртелә. 1959 нчы елга кадәр колхоз Ленин исеме белән дә йөртелә. Ә 1959 нчы елдан соң “Урал” колхозы дип үзгәртелә. 1999 нчы елда “Алга” колхозы белән кушылып, “Игенче” агрофирмасы төзелә. 2004 нче елдан 2008 нче елга кадәр “Айбаш” Җаваплылыгы Чикләнгән Ширкәт (ООО “Айбаш”) булып эшли. Бүгенге көндә Айбаш авыл җирлегендә "Татмелиорация АГРО" җаваплылыгы чикле оешмасы авыл хуҗалыгы эшләрен башкара.