Батыршин Гыйльфан Әбүбәкер улы

Батыршин Гыйльфан Әбүбәкер улы

Батыршин Гыйльфан Әбүбәкер улы – татарлар арасында беренче Советлар Союзы Герое – 1914 елның 1 гыйнварында Донбасс шәһәрендә туган. Аның әти-әнисе тумышлары белән Ямаширмә авылыннан. Туган авылларына алар балалары белән ел саен Сабан туена кайта торган булганнар. 20 нче еллар ахырында Батыршиннар Ямаширмәгә даими яшәргә кайта. Гыйльфан бу вакытка Лисичан тау техникумын тәмамлый. 1931 – 1932 елларда ул Казанның “Пишмаш” заводында эшли. 1936 елда Гыйльфан Кызыл Армия сафларына чакырыла. Ерак Көнчыгышта чик буенда хезмәт итә. 1938 елның 30 июлендә японнарның Квантун армиясе, Ерак Көнчыгышның тынычлыгын бозып, Хәсән күле буендагы совет чик сакчыларына һөҗүм ясый. Хәсән күле янындагы сугышлар 13 көн дәвам итә. Сержант Батыршин отделениесе Заозерный биеклегендә сугышчан позицияне ала. Самурайлар белән сугыш вакытында лейтенант Малахин отряды камалышта кала. Застава начальнигы приказы белән Батыршин ярдәмгә җибәрелә. Малахин отрядын каплап, Батыршин самурайларны 100 метрлык якынлыкка җибәрә һәм засададан ут ача. Батыршин, җилкәсенә яралыларны салып, 500 метр киңлектәге Хәсән күлен 9 тапкыр кичкән, тугызынчысында застава начальнигы лейтенант Терешкинны алып чыккан.

Ватаныбыз үз улларының батырлыкларын югары бәяли. СССР Югары Советының 1938 елның 25 октябрендәге Указы белән өч кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелә: застава начальнигы П.Ф.Терешкинга, Иван Чернопяткога, Гыйльфан Батыршинга. Гыйльфан Ямаширмәгә 1939 елны кайта. Авыл халкы аны бик җылы каршылый, аның белән горурланалар, Хәсән күле буендагы чик сакчыларының каһарманлыклары турында сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңлыйлар. Гыйльфан Батыршинга лейтенант исеме бирелә. Ул Фрунзе исемендәге академиягә укырга керә һәм, аны тәмамлаганда, Бөек Ватан сугышы башлана. 1941 елда Г.Батыршин Мәскәүне саклау дивизиясенә мобилизацияләнә. Соңыннан аны НКВДның чик буе отряды начальнигы, аннары Днестрдагы застава начальнигы итеп билгелиләр. Сугыш вакытында майор званиесендә көрәшә. Ул Кызыл Йолдыз ордены, 2 нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, Кызыл Байрак ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә. Буш вакытында ул үзенең белемен күтәрү өстендә эшли. Инглиз һәм гарәп телләрен өйрәнә. 1947 елда Токиода Япония хәрби җинаятьчеләренә суд була. Гыйльфан Батыршин Токиодан кайтканда авиакатастрофада һәлак була. Ямаширмә авылында аның истәлегенә һәйкәл ачыла.