Гарипова Фирдәүс Гарифҗан кызы

Гарипова Фирдәүс Гарифҗан кызы

“Тумышым белән Дөбьяз якларыннан мин. Кодаш авылында сигезенче бала булып дөньяга килгәнмен. Яшьтән үк эшләп, әти-әниемнең кул арасына кереп үстем, авылда тормыш җиңел түгел”, – дип искә ала  Фирдәүс апа.  

Кодаш авылында бер булган кеше, монда яңадан әйләнеп кайтып, рәхәтләнеп бер генә көн булса да ял итү турында гомере буе хыялланып яши. 

Кодаш авылы Биектау районында урнашкан һәм Айбаш җирле үзидарә советына керә. Кодаш район үзәге Биектау тимер юл станциясеннән 47 чакрымда, җирле үзидарә советы үзәге Айбаш авылыннан – 5, Казаннан 33 чакрым ераклыкта.

Бу авылда китапның авторы Фирдәүс Гарифҗан кызы Гарипова туып үскән.

Авыл шактый күп тарихи чыганак-белешмәләрдә телгә алына. Д.А. Корсаков җыентыгында (XVIII йөз) Кодаш авылы теркәлгән һәм анда 55 ясаклы татар яшәгәнлеге күрсәтелгән. 1766-1861 нче елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларында Кодаш авылы Каракүл исемле күл һәм Ташлы чокыры янына урнашкан авыл дип искә алына. Кодаш авылын И.А.Износков болай сурәтли. Чыршылык чокыры янында, Гареч сәүдә юлының уң ягына утырган Кодаш авылында 1872 нче елда 22 йорт каралты-куралары белән янып бетә. Авылдагы 68 хуҗалыкта мөселман дине тота тоткан 187 ир-ат һәм 193 хатын-кыз яшәгән. Тормыш-көнкүрешләре бай, тегермәнчелек, чабата ясау, умартачылык белән шөгыльләнәләр.

“И.А.Износков авыл халкын байлык белән гомер итәләр дип язуга карамастан, мин кечкенә вакытта, юклыкка аптырап, Сахалинга кадәр язылып киткән гаиләне хәтерлим әле. Алар киткәндә, кышның бик салкын көне иде. Бөтен авыл халкы җыелып, аларны елап озатты.

Сугыш елларында авылда (1942-1944) минем әтием (Гарифҗан Шакирҗан улы) колхоз рәисе булып эшләгән. Бер елны ул, икмәк өлгерүгә, колхозга бирелгән йөкләмәне үтәгәнгә кадәр үк, халыкның хезмәт көненә ашлык бүлеп бирдерткән. Авылның кайбер кешеләре, бу хәлне гаепкә санап, аның өстеннән район хакимиятенә шикаять язып җибәрәләр. Тикшерү каты була. Тикшерергә килүчегә ул болай җавап бирә: “Тракторларны эшкә чыгару алдыннан заправить итәләр. Җимертеп эшләр өчен үз тамагың, балаларың тамагы тук булу, күңелең тынычлыгы кирәк.” Бәхеткә каршы, аны бу эше өчен төрмәгә утыртмый калалар.

Авыл янында гына бик матур, печәне гөбердәп үсә торган болын бар иде. Халык аны Габделхалик болыны дип йөртә. Аның печәнен чабып алганнан соң, анда ат көтүен җибәрәләр иде. Болынга авылның олылары атларны саклау өчен төн куна киләләр иде. Безнең ише бала-чаганы кичләрен, ут ягып, көлдә пешергән бөтен бәрәңге белән сыйлап җибәрәләр иде. Дөньяда ул бәрәңгедән дә тәмле әйбер юктыр!

Рәхмәт, авылым! Син безне табигать балалары итеп үстердең!

Кодаш авылының утырган җире искиткеч матур. Аның тирәсен Инеш, күлләр, чишмә-кизләүләр, коелар, урманнар һәм болын бизи. Зират яныннан чыккан чишмә суы, кечкенә генә инеш ясап, буага килеп тоташа. Буадан чыккан кечкенә елгачык суларын да үзенә кушып, алкып кына ага торган су рәвешенә килә һәм Саз башы дип йөртелгән урынга китә. Бакчабыз ягыннан агып үткән шушы Инеш балачагымның җуелмас бизәге булып хәтеремдә калган. Бераз гына көннәр җылыту белән, янындагы үзәндә балалар белән бөтен дөньябызны онытып уйнадык, суында тирләп-пешеп ташбаш сөздек, каз бибиләрен шул инеш янында саклап, ата казлар белән “сугыштык”, – дип яза Фирдәүс Гарипова үзенең “Авыллар һәм калалар тарихыннан” һәм “Рухи башкалабыз” китапларында.

“Олы абыем мине үзе белән Казанга алып китте, урта мәктәпне шунда – 26 нчы татар мәктәбендә тәмамладым. Мәктәпне дүртле-бишлегә тәмамласам да, югары уку йортына түгел, 7 нче заводка эшкә барып кердем. Фән юлына кереп киткәнче, урау юллар уздым: университетның филология факультетын тәмамладым, мәктәптә укыттым, республика китапханәсенең техника-патент бүлегендә эшләдем, Мәскәүдә бер еллык логопедлар курсында укыдым, акылга зәгыйфь балаларга авазларның дөрес әйтелешен төшендерергә омтылып җан-фәрман тырышулар... Аспирантурага мин соңлап – утыз яшьтә генә килдем”, – дип сөйли   Фирдәүс апа.

Әйе, университетның филология факультетын тәмамлагач, аны аспирантурага кодалыйлар. Әлбәттә, акча яклары такыр, яшәргә җиңел түгел. Биш эштә эшли Фирдәүс апа, кооператив квартира төзү чиратына баса. “Аны бит гомер буе түлисе, бетле тун белән бер...” – дип, кирегә сукалаучы, чиләнмә дип, үгетләүчеләр дә була. Тырышлык, максатына ирешү өчен армый-талмый көрәшү, күрәсең, аның канында. 

1974 нче елда Фирдәүс Гарипова Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасын тәмамлый.  Институтның Гыйльми советы яшь галимәне кече фәнни хезмәткәр итеп билгеләү турында карар кабул итә. Фән юлына килеп кергәнче урау юллар үтсә дә, Фирдәүс Гарипова үзенең төп кыйбласын дөрес билгели.

Җәйләр җитсә, экспедицияләргә чыгып китә. Меңләгән чакрымнарны кайчак җәяүләп, җае туры килгәндә атка, машинага утырып үтә, ак күңелле Ак әбиләр, Ак бабайлар белән очрашып, гапләшеп, әңгәмәдәш булып, Татарстан елга-күлләренең, атамаларының тарихын өйрәнә ул. 

Вакытның кадерен белеп эшләргә сәләтле галимә 1976 елның гыйнварында кандидатлык, ә 1991 елда “Татарстан гидронимиясе” дигән темага докторлык диссертацияләре яклый. Аның хезмәт¬ләре борынгы бабаларыбызның эш-гамәлләренә ихтирам, табигать байлыкларына тирән мәхәббәт белән сугарылган. Аларның төпле-нигезле, ышандыра торган, проблеманың тө¬бенә төшеп, чыганаклар ярдәмендә дәлилләп хәл ителүе аңа галим-голәмә арасында абруй казанырга сәбәп була.