Липатов Николай Дмитриевич

Липатов Николай Дмитриевич

Липатов Николай Дмитриевич – Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое. 1916 елның 19 маенда Татарстан Республикасының хәзерге  Биектау районы Тимошкино  авылында туган. Биредә ул дүрт класс белем ала. 1933 елда аларның гаиләсе Питрәч районының Малиновка авылына күчеп килә. Бер елдан Дербышки бистәсенә күченәләр. Монда Николай Липатов шоферлар курсында укый. Йөк ташучы булып эшли. Яңадан җыючы-механик булып заводка эшкә урнаша. 1936 – 1938 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1942 елның апреленнән ул фронтка китә, 1 нче Белорус фронтының 160 нчы укчылар дивизиясе составындагы 273 нче артиллерия полкында элемтәче булып хезмәт итә. 

Бу хәл Варшава янындагы Грабув авылы тирәсендә була. 1944 елның эссе август иртәсе. Тагын ут, тагын бер-бер артлы сугышчылар егыла. Кинәт солдатларның берсе окоптан чыга да, акрын гына шуыша башлый. Ут бөтенләй акылдан язган... Ә солдат һаман алга бара. Менә ул бер секундка гына артына борылып карый. Шул вакытта аның киң йөзен, зур күзләрен күреп  алалар. Бу тыныч, аз сүзле егетне полктагылар ярата, үз итә. Кемдер “Николай, син кая?” дип кычкырырга өлгерә. Барысы да яшен тизлегедәй була. Николай кулындагы гранатасы белән алга ыргыла. Ике адым һәм... шартлау. Николай тигезлеген югалта, һәм, соңгы көчен җыеп, күкрәге белән дошман пулеметы өстенә ава. Шул вакытта пулемет атудан туктый. Солдатлар, окоплардан сикереп чыгып, атакага ташлана. Немецлар югалып кала. Иптәшләре Николай янына килгәндә, ул әле исән була. Күзләрен күккә төбәгән дә: “Йөрәк... Йөрәк яна...” дип пышылдый. Безнең сугышчылар алга ыргыла һәм дошманны тар-мар итә. Дивизия газетасы Липатовның батырлыгын югары бәяли: аның үлеме җиңү китерде. СССР Югары Советы Президиумының  1944 елның 26 октябре Указы нигезендә Липатов Николай Дмитриевичка, һәлак булганнан соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1961 елда, Казан шәһәре (Дербышки бистәсе) 22 санлы мәктәбенең кызыл  эзтабарлары үтенече белән, Липатовлар гаиләсе яшәгән барак урнашкан Станция урамына Н.Д. Липатов исеме бирелә, һәйкәл куела. Мәскәү шәһәрендә бер мәктәп Липатов исемен йөртә.