Яшин Георгий Филиппович

Яшин Георгий Филиппович

Яшин Георгий Филиппович – (1908 елның 17 апреле – 1957 елның 12 сентябре). Бөек Ватан сугышында катнаша, взвод командиры ярдәмчесе, Ленинград фронтының 21 нче армиясе 45 нче гвардия укчылар дивизиясенең 134 нче гвардия укчылар полкының рота парторгы, гвардия старшинасы, Советлар Союзы Герое. Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Георгий Филиппович Татарстан Республикасының хәзерге  Биектау районы  Бәерли авылында 1908 елда крестьян гаиләсендә туган. 1929 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Өч ел хезмәт итә һәм демобилизацияләнә. Хезмәткә икенче тапкыр Бөек Ватан сугышы башлангач, 1942 елда чакырыла. Хәрби хезмәтне белгән кеше буларак, ул шунда ук хәрәкәт итүче армиягә билгеләнә. Георгий Яшин 1944 елның 10 июнендә Карелия бугазында барган сугышларның Белоостров районындагысында аеруча аерылып тора. Дошманнарның егәрле корылмаларын кулга төшерү мөмкин эш булып тоелмый. Батальоннар дошман ныгытмаларын штурмларга бара. Яшин иң беренчеләрдән булып атакага күтәрелә һәм дошман траншеясына бәреп керә. Ике сугышчы белән бергә гранаталар ярдәмендә дзотны юкка чыгара, яраланган рота командирын алыштыра. Георгийдан күреп, башка солдатлар да кыю сугыша. Г.Яшин бу сугышта каты яралана, ләкин сафтан чыкмый. Кыюлыгы һәм батырлыгы өчен аңа 1944 елның 21 июлендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 1945 елда ул демобилизацияләнә. Сугыштан соң Яшин Георгий Казанда яши, Татарстан АССРның Эчке эшләр министрлыгыда Янгыннан саклау идарәсендә эшли. 1957 елның 12 сентябрендә вафат була.

Геройның исеме  Ленинград өлкәсе Выборг районында бер поселокка бирелгән.