Шәрәфетдинов Габдулла Шәрәфетдин улы

Габдулла Шәрәфи (Габдулла Шәрәфетдин улы Шәрәфетдинов) 1926 нчы елның 29 нчы июлендә Татарстан АССРның Биектау (элекке Дөбъяз) районы Кече Битаман авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. 1936 елда алар гаиләләре белән Казанга күчеп киләләр. Габдулла башта Казанның 80 нче һәм 11 нче мәктәпләрендә, аннан, бишенче класстан алып җиденче классны тәмамлаганчы, Кабан күле буендагы 12 нче татар урта мәктәбендә укый, шунда тел һәм әдәбият укытучысы, дәреслекләр авторы Шакир Нигъмәтуллин җитәкләгән әдәби түгәрәккә йөри. Мәктәптә укыган чорда аның Г. Тукайга ияреп язган «Батыр егет» исемле өйрәнчек әкият-поэмасы 1941 елда «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга.

Шулай да әдәбият мәйданына ныклап аяк басканчы, Г. Шәрәфигә дөньяның шактый әчесен-төчесен татырга туры килә. Җиденче классны тәмамлауга, Бөек Ватан сугышы башлана, Г. Шәрәфи, укуын ташлап, эшкә урнашырга мәҗбүр була. Аннан – җиде елга сузылган солдат хезмәте. Ул Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, совет гаскәрләре составында Монголия далаларын, Гоби чүлен, Хинган тауларын кичә. Армиядән кайткач, биш ел Казанда производствода электромонтажчы булып эшли, кичке урта мәктәпне, читтән торып укып, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый, аннары озак еллар «Совет Татарстаны» (хәзерге «Социалистик Татарстан») газетасы редакциясендә бүлек мөдире вазифасын алып бара, 1962–1964 елларда Мәскәүдәге Югары партия мәктәбендә укый. Аны тәмамлап кайткач, «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә яңадан бүлек мөдире, ә 1967 елдан башлап республика хатын-кызлар журналы «Азат хатын» редакциясендә җаваплы секретарь, соңрак редактор урынбасары булып эшли. 

Сугышка кадәрге шигъри әсәрләрен (өйрәнчек шигырьләрен һәм әкият-поэмасын) исәпләмәгәндә, Г. Шәрәфи  – тулысы белән проза жанрында иҗат итүче автор. Аның балалар өчен язган «Кәҗәләр, кыяр һәм без» исемле беренче хикәясе 1962 елда «Яшь ленинчы» газетасында басылып чыга. Аннан «Энҗе бөртекләре», «Тәфтиләү», «Мут Гаиләм», «Зәңгәр шәл», «Мирас», «Хат» исемле хикәяләре, кече яшьтәге балалар өчен «Хикәяләр» җыентыгы, япон самурайларына каршы совет гаскәрләренең сугышчан походын тасвирлаган «Сусыз дәрья» исемле повесте, балалар, олылар тормышыннан алып язылган «Аккошлар кайтыр әле», «Күрше малае» кебек повестьлары дөнья күрә. «Сусыз дәрья» повесте рус теленә тәрҗемә ителеп, «Через Большой Хинган» исеме белән ике тапкыр (Казанда һәм Мәскәүдә) басыла.» Габдулла Шәрәфи—1972 елдан СССР Язучылар союзы члены.