Шәмсетдинов Солтан Сәләх улы

Шәмсетдинов Солтан Сәләх улы

Солтан Шәмси (Солтан Сәләх улы Шәмсетдинов) 1946 елның 10 февралендә Татарстан Республикасының хәзерге Биектау (элекке Дөбьяз) районы Суыксу авылында крестьян гаиләсендә туа. Балачак еллары һәм үсмер чагы шул ук районның Юртыш авылында уза. Авылда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, һөнәр училищесенда укый, металл кыручы (токарь) һөнәрен үзләштерә. 1962 елда Мәскәү шәһәренә китеп, башкала заводларында гади эшче, токарь, слесарь-инструментчы, соңыннан, гаскәри хезмәт мөддәтен (1967–1969) тутыргач, А.А.Жданов исемендәге Беренче үрнәк басмаханәдә полиграфист булып эшли. Шул елларда производстводагы хезмәтеннән аерылмыйча укып, кичке урта мәктәпне тәмамлый.

Ун елга якын читтә булганнан соң, 1971 елда С.Шәмси Татарстанга күчеп кайта, берникадәр вакыт Казанның Камил Якуб исемендәге полиграфия комбинатында китап басучы, «Урак-Чүкеч» заводында слесарь булып эшли. Әле кичке мәктәптә укыган чакта ук әдәбият белән мавыгып киткән, беренче әдәби тәҗрибәләр ясап караган С.Шәмси 1972–1977 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтында югары белем ала, институтны уңышлы тәмамлап кайткач, 1977–1985 елларда «Казан утлары» журналының проза бүлегендә мөхәррир булып эшли. Анда эшләү дәверендә ул бик күп әдипләр белән аралаша, үзе дә әдәби процесска кереп китә. Татар әдәбиятының төп журналы вазифасын үтәгән «Казан утлары» аның өчен чын мәгънәсендә язу осталыгына өйрәнү мәктәбе була. Соңрак С.Шәмси «Идел», «Татарстан» журналларында, Татарстан китап нәшриятында җаваплы вазифалар башкара. 2000 елдан ул  – Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтында татарча текст мөхәррире хезмәтендә.

Әдәбиятта С.Шәмси хикәяче-прозаик, тәрҗемәче, татар халкы тарихына багышланган әдәби-публицистик китаплар авторы буларак билгеле. Әдәби иҗат юлын ул тәрҗемәләрдән башлый. Тәрҗемә эше аның өчен бер үк вакытта әдәби осталыкка өйрәнү, ике телдәге хосусый үзенчәлекләрне, тел-стиль аерымлыкларын тирәнрәк аңлау һәм гамәли яктан үз әдәби иҗатында файдалану офыкларын да киңәйтә. Тәрҗемә өлкәсендә ул иҗат эшен ике юнәлештә алып бара – татарчадан русчага һәм русчадан татарчага тәрҗемә итә. Үткән гасырның сиксәненче елларында, Галимҗан Ибраһимовның йөз еллык юбилеена хәзерлек уңаеннан, С.Шәмси, классик язучының «Кызыл чәчәкләр» повестен һәм дистәдән артык хикәясен русчага тәрҗемә итеп, Татарстан китап нәшриятында ике аерым китап итеп бастырып чыгара («Красные цветы», 1986.  –  336 с.; «Рассказы», 1987. 159 с.). Татар матбугатында исә аның тәрҗемәсендә төрле елларда С. Антонов, С.Воронин, Н.Думбадзе, С.Данилов, Г.Матевосян, А. Мифтахетдинов, Р. Мирхәйдәров кебек язучыларның аерым әсәрләре дөнья күрә. Язучының «Көмеш чылбыр» исемле беренче хикәяләр җыентыгы 1984 елда басылып чыга. Китапта тупланган шушы беренче хикәяләр үк сәнгатьчә матур теле, каһарманнарының эчке халәтен тасвирлаганда авторның нечкә психологик бизәкләр таба белүе әдәби тәнкыйтьнең игътибарын үзенә җәлеп итә. Аннан соң өметле яшь прозаик бер-бер артлы «Җәяүле буран» (1988), «Ут хәйләсе» (1994), «Еллар эзе» (1996) исемле хикәя, повесть, повесть-әкият, тарихи публицистика жанрларын эченә алган китапларын мәйданга куя. Композицион җыйнаклык, образлы тел белән язылган тыгыз фикерле бу китаплар укучылар тарафыннан җылы кабул ителә. 2000 елда язучының «Еллар эзе» китабы Татарстан Язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләгенә лаек була. 

С.Шәмси иҗат эшчәнлегенең тагын мөһим бер юнәлеше – популяр китаплар ярдәмендә бай милли тарихыбызның катлаулы дәверләрен ачыклау, ерак тарихи чынбарлыкны объектив рәвештә укучылар күңеленә җиткерү. Милли тарихыбызны тирәнтен белгән язучы үзенең игътибарын иң беренче нәүбәттә Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителү вакыйгасына юнәлтә, һәм ул, Әхмәд ибне Фазланның Болгар иленә мәгълүм сәяхәте язмаларын тирәнтен өйрәнеп, аларның әдәбиләштерелгән яңа вариантын тудыра («Путе-шествие Ахмеда ибн Фадлана на реку Итиль и принятие в Булгарии ислама», 1992), Нәтиҗәдә моңарчы тар даирәдә генә билгеле булган кыйммәтле тарихи чыганак, зур тираж белән басылып, күпләрнең кызыксынып укый торган китабына әверелә. 1999 елда сәяхәтнамәнең зур форматта, рәсемнәр белән бизәлеп эшләнгән татарча һәм русча икенче басмасы да дөнья күрә. С.Шәмси балаларга атап язган китаплары аша да халкыбыз тарихын яшь буынга җиткерү юнәлешендә нәтиҗәле эш алып бара. Аның тарихчы И.Измайлов белән берлектә язып, «Мәгариф» нәшриятында нәшер ителгән «Волжская Булгария в рассказах для детей» (1995) исемле китабы, укучылар арасында киң яңгыраш табып, мәктәпләрдә өстәмә уку әсбабы буларак та файдаланыла башлады. 2001 елда китап «Идел Болгарстаны» исеме белән татар телендә дә басылып чыкты. Соңгы елларда әдип-тарихчы татарның бөек дәүләте Алтын Урда тарихының ак тапларын ачыклауга зур игътибар бирә. Җиңел тел белән язылган, мәгълүматларга гаять бай «Низаглы йортта» (2002) исемле китабында ул татар тарихының гыйбрәтле дәверен җентекләп тасвирлау аша үткәндәге фаҗигале вакыйгаларның күп сәбәпләрен ачып сала, халкыбызны тарихтан сабак алырга, хаталарны кабатламаска чакыра. Солтан Шәмсинең тирән эчтәлекле, милләтпәрвәр хис һәм идеяләр белән сугарылган җыйнак прозасы бүгенге татар прозасының үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итә.

Солтан Шәмсигә 1996 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде, ул – 1985 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.