Бөек Ватан сугышы геройлары

Ахманов Алексей Осипович

Ахманов Алексей Осипович 1896 нчы елның 9 нчы мартында Татарстан Республикасы Биектау районының Алат  авылында туган. Бөек Октябрь революциясеннән соң элеккеге патша армиясе солдаты Алексей Ахманов үз теләге белән Кызыл Армия сафларына баса. Кыю, акыллы, җитез сугышчы яшь республика дошманнарына каршы батырларча көрәшә, Юденич һәм Деникин бандаларын тар-мар итүдә катнаша. 24 яшьлек кызылармияче А.О.Ахманов Казан шәһәренә Кызыл командирларның укуларына җибәрелә. 20 нче елларда яңа бронетанк гаскәрләре оештырыла. Ахманов командир-танкист итеп билгеләнә.

Батыршин Гыйльфан Әбүбәкер улы

Батыршин Гыйльфан Әбүбәкер улы – татарлар арасында беренче Советлар Союзы Герое – 1914 елның 1 гыйнварында Донбасс шәһәрендә туган. Аның әти-әнисе тумышлары белән Ямаширмә авылыннан. Туган авылларына алар балалары белән ел саен Сабан туена кайта торган булганнар. 20 нче еллар ахырында Батыршиннар Ямаширмәгә даими яшәргә кайта. Гыйльфан бу вакытка Лисичан тау техникумын тәмамлый. 1931 – 1932 елларда ул Казанның “Пишмаш” заводында эшли. 1936 елда Гыйльфан Кызыл Армия сафларына чакырыла. Ерак Көнчыгышта чик буенда хезмәт итә.

Липатов Николай Дмитриевич

Липатов Николай Дмитриевич – Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Союзы Герое. 1916 елның 19 маенда Татарстан Республикасының хәзерге  Биектау районы Тимошкино  авылында туган. Биредә ул дүрт класс белем ала. 1933 елда аларның гаиләсе Питрәч районының Малиновка авылына күчеп килә. Бер елдан Дербышки бистәсенә күченәләр. Монда Николай Липатов шоферлар курсында укый. Йөк ташучы булып эшли. Яңадан җыючы-механик булып заводка эшкә урнаша. 1936 – 1938 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.

Павлов Григорий Родионович

Павлов Григорий Родионович – Төньяк Кавказ фронтының 4 нче һава көчләре армиясе  9 нчы гвардия истребительләр авиациясе дивизиясенең 42 нче полк эскадрилья командиры урынбасары; гвардия өлкән лейтенанты, Советлар Союзы Герое. СССРның атказанган хәрби очучысы. Ленин ордены, дүрт тапкыр Сугышчан Кызыл Байрак ордены, ике тапкыр 1 нче дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, ике тапкыр Кызыл Йолдыз ордены, 3 нче дәрәҗәдәге “СССР Һава көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен” ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. 

Скрементов Михаил Никифорович

Скрементов Михаил Никифорович – (1904 – 01.01.1949) – Дан орденының тулы кавалеры, 164 нче укчы полкның (1 нче Белоруссия фронты, 3 нче удар армия, 33 нче укчылар дивизиясе) 82 миллиметрлы миномет  расчеты командиры, өлкән сержант. Дан орденының дүрт ордены белән бүләкләнгән тулы кавалерлар арасындагы  сирәк очраучы   батырларның берсе. 

Битләр