Яңавыл авылы тарихы

Риваятьләр буенча Яңавыл авылы XVII гасыр ахыры XVIII гасыр башларында Петр I патшаның көчләп руслаштыру сәясәте вакытында барлыкка килүе әйтелә. Башта авылда өч нигез була. Өч нигезле авыл ике урынга урнаша. Беренче урыны Мәмдәл авылыннан өч километр ераклыкта Келәле урманы буенда, аннан соң Өчиле зираты буенда урнаша. Келәле урманы буенда өч нигезле авыл дүрт кабер калдыра, ә Өчиле зиратында 24 кабер урыны була. Өчиле зираты белән Яңавылның хәзерге зираты арасы бер километр. Өч йорттан гына 24 мәет җыю озак еллар бара торган эш, шуңа күрә Яңавыл хәзерге урынына урнашканнан соң да мәетне Өчиле зиратына алып барып җирләү дәвам иткән дигән фикер бар. Өчиле авылы урман эченә урнашкан булу сәбәпле, ерткыч җәнлекләр бик борчыйлар. Әйләнә-тирәдә бүре, аю, селәүсен кебек ерткычлар күп булу сәбәпле, халык хуҗалыгына зур зыян китерә. Шунлыктан авыл халкы тынычрак урынга күчеп утыру ягын кайгырта башлаган. Өч нигезле авыл хәзерге урынына күчеп, Яңавыл дигән исем бирелә.

XVIII гасырда әйләнә-тирә авыллардан Солабаш, Битаман, Мәмдәл авыллары көчләп чукындырыла, әмма алар ислам диненә әйләнеп кайткан авыллардан булып исәпләнәләр. Безнең күрше авылга да рус миссионерлары килә, ләкин көчләп чукындыру язгы юл өзеклеге һ.б. сәбәпләр аркасында булдырылмый кала. Халыкның бер өлеше, шуннан куркып, башка авылларга бүленеп чыккан булса кирәк.

Беренче мәртәбә Яңавыл турында мәгълүмат 1898 нче елларда уздырылган халык санын исәпкә алу вакытында телгә алына.

Революциягә кадәр авылда алпавытлар, эре җирбиләүчеләр булмый. Авыл халкы, җир җитмәү сәбәпле, җирне күрше-тирә авыллар: Мәмдәл, Айбаш һәм мари авылларыннан арендага алып торып чәчә торган булалар. Халык игенчелек эшеннән тыш вак һөнәрчелек, кәвеш, читек тегү, йөк йөртү, сәүдә эше белән шөгыльләнгән, чөнки игенчелек кенә авыл халкының тормышын тәэмин итә алмаган. Авыл урнашкан урын тирә-яктан калын имән урманнары белән әйләндерелгән, шунлыктан авылда чана табаны эшләү, көпчәк тугыны бөгү кебек эшләр дә киң җәелдерелгән була.

Авылда хөкүмәткә каршы баш күтәрү булмасын өчен, корал әзерләнмәсен өчен, тимерчелек эшләре руслар кулына тапшырыла. Авылда берничә буын Анашкиннар гаиләсе яшәгәнлеге мәгълүм. Аларның вәкилләре әле дә булса исән, татарлашып беткән.

Гражданнар сугышы елларында 1918 елның җәендә Казанга ак чехлар кергәч, Латыш укчылары һәм кызылгвардиячеләр безнең авыл аркылы Мари¬ның Сотнур авылына чигенәләр. Әйләнә-тирә авыллар кызылларга каршы каршылык күрсәтәләр, ләкин безнең авыл аркылы бернинди югалтусыз үтеп китәләр. Атна-ун көн көч туплап, 1918 елның 3 нче сентябрендә Казанны алу сугышында катнашып, Казанда яңадан совет власте урнаштыруда ярдәм итәләр. Ул еллардагы вакыйгалардан Мулланур Вахитов белән эшләгән Мөселман Социалистлар комитеты (МСК) әгъзасы булып торган Питрәч районы Күн авылы кешесе Минһаҗ Коновның Яңавылда 2 ел укытканы мәгълүм. Заманында Минһаҗ Коновның хатыны белән мәктәп балалары арасында элемтә дә урнаштырыла. Минһаҗ Коновның укучысы булган Корбанов Бари Шәвәли улы турында да әйтеп үтәсе килә. Ул Казанда Һади Такташ белән бергә журналист булып эшләгән. Хәзер аның хатыны вафат, Конов үзе онытылган шәхесләрдән санала.

Гражданнар сугышы тәмамлангач, илне торгызу эшләре башлана. 21 нче елгы ачлык халык тормышында аеруча авыр эз калдыра. Халык бик күпләп ачтан кырыла. Зиратта ул еллардагы каберләр, аерым полоса булып, фәкыйрьлекләре, ташсыз, чардугансыз булулары белән аерылып тора.

1928 нче елда, урак өстендә көчле янгын чыгып, авылның 25 йорты янып көлгә әйләнә. Янгынның тиз таралуына йортларның тыгыз урнашуы сәбәп була. Шушы янгыннан соң, йортларны бераз сирәгрәк урнаштыру максатыннан чыгып, ике яңа урам барлыкка килә: Герешби һәм Тимерче урамы. 1933 нче елларда коллективлашу башлана.

Колхоз 1933 нче елны оеша, "Эшче" исемен йөртә. Колхозның беренче председателе итеп Шәмсиев Сәлах Шәмси улы, авыл Советы председателе Галиуллин Хисмәт, беренче комсомол секретаре итеп Садыйков Гомәр сайлана. "Эшче" колхозы бөтен әйләнә-тирәгә иң данлыклы колхоз булып торган. Шәмсиев Сәлах Шәмси улы бик оста оештыручы булганга, колхоз уңышлы гына эшләгән. 1947 нче елга кадәр "Эшче" колхозы исемендә йөргән. 1947 нче елда күрше Апсабаш авылы, ягъни "Радио" колхозы белән берләшкән. Ике авылның арасы бер километр ераклыкта. Икенче берләшү 1959 нчы елга туры килә. Айбаш авылы белән берләшеп, "Урал" колхозы төзелгән.

Икенче Бөтендөнья сугышы елларында да авыл билгеле бер авырлыклар белән булса да, Германияне җиңәргә үзеннән тиешле зур өлеш кертә. Бөек Ватан сугышы елларында авыл халкының 109 кешесе яу кырында ятып кала. 1947 нче елларда авылда 180 хуҗалык булып, аннан соңгы чорларда күп кеше гаиләләре белән читкә чыгып китәргә мәҗбүр булалар.

Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы авыр елларны Нигъмәтҗанов Наил абый бик яхшы хәтерли иде. Ул вакытларда "Эшче" колхозы Татарстандагы 3 миллионер колхозның берсе була. Бөек Ватан сугышына "Эшче" самолет төзү өчен акча да биргән. Тирә-яктагы колхозларның чәчәргә орлыклары булмаганда, бу хуҗалык башкаларга ярдәм иткән: чәчәргә орлык, утыртырга бәрәңге биргән дип сөйләгәне хәтердә.

1952 нче елда Илләт елгасында төзелгән ГЭС тан авылга беренче мәртәбә электр уты килә, радиоузел төзелә, өйләрдә хуҗалыклар радиолаштырыла. Авыл янында ике дәүләт урман фонды саклана: Яңавыл урманы, Монах урманы. Монах урманының исеме Петр I патша вакытында руслаштыру политикасыннан чыгып монахлар скиты урнаштырылган булган. Анда 2-3 монах яшәгән, җире, келәте, умарта бакчасы, гыйбадәт кылу, часовня эшләнгән. Руслаштыру политикасы тагы да дәвам иткән булса, монда алдагы елларда монастырь оештыру күздә тотылган була. Монах урманының исеме шушы вакыйгаларга бәйле рәвештә кереп калган.

2003 нче елның 8 нче февралендә сигезьеллык мәктәп янып, башлангыч мәктәп төзелә. 2011 нче елда авылда башлангыч мәктәп ябылды. Мәктәп бинасында авыл  китапханәсе дә эшләде. 

2003-2004 нче елларда авылга мәчет салына. Авылның олылары һәр атна саен җомга намазына йөриләр.  Мәчет янында гына авыл халкын азык-төлек белән тәэмин итеп торучы кибет бар, мәдәният йорты, медпункт эшли.

Авыл уртасында саф сулы Ат кизләве һәм Чәмеш чишмәләре бар. Хәзер чишмә-кизләүләргә игътибар артканнан-арта, аларны чистарталар, өсләренә чишмә йортлары торгызалар. Су  халыкны тукландыра, аклый, пакьли. Ул – тереклек чыганагы.

Авылга газ кергән, юллар асфальтланган. Авыл халкы зиратны да тәртиптә тота. Ялзыз яшәүче өлкәннәр игътибар үзәгендә. Күршеләре аларны пешкән ризыкларыннан, яккан мунчаларыннан калдырмыйлар.

Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар хөрмәтенә мәчет янында обелиск торгызылган. Аның янына авылның олы кешеләре килеп дога укыйлар. Җиңү бәйрәме көнендә мәктәп балалары һәм авыл халкы шунда җыелалар.

Гомумән алганда, авыл хәзергә матур гына яши. Авылда уңган, тырыш кешеләр күп. Авыл халкы киләчәккә өмет белән карый.