Айбаш авылы мәктәбе

1934 нче елда Айбаш авылында башлангыч мәктәп оеша. Ул вакытта мәктәп хәзерге Айбаш җирле үзидарә советы бинасында була. Әүвәлрәк башлангыч белем Айбаш мәктәбендә бирелсә, белемнәрен дәвам итәргә теләүчеләр Чувашиле авылындагы сигезьеллык мәктәпкә йөриләр. Айбашта 1964 нче елның 1 сентябрендә генә сигезьеллык мәктәп эшли башлый. Аңа директор итеп Дәүләтшин Әнвәр Дәүләтша улы билгеләнә. Ә инде урта белем алырга теләүчеләр күршедәге Мәмдәл авылына йөреп укыганнар. Анда уньеллык мәктәп була. 

Бездә 1974 нче елда гына сигезьеллык мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә. Балалар күп булу сәбәпле, яңа типовой мәктәп салу көн тәртибенә килеп баса.

1979 нчы елның 1 нче сентябрендә 392 урынга исәпләнгән яңа, 2 этажлы кирпеч мәктәпне ачу тантанасы була. Шулай итеп, мәктәп авыл уртасыннан авыл башына менеп урнаша. Бу мәктәп бүген дә балаларга белем бирү урыны булып тора. Аның белән Вәлиев Рамил Әхәт улы җитәкчелек итә. Хәзерге вакытта мәктәптә барлыгы 84 укучы белем ала. 

Мәктәптә укучылар саны

1978-1979 нчы уку елы

1979-1980 нче уку елы

1982-1983 нче уку елы

1984-1985 нче уку елы

1986-1987 нче уку елы

1990-1991 нче уку елы

1994-1995 нче уку елы

1996-1997 нче уку елы

1999-2000 нче уку елы

2003-2004 нче уку елы

2005-2006 нчы уку елы

241 укучы

186 укучы

162 укучы

114 укучы

89 укучы

62 укучы

58 укучы

60 укучы

67 укучы

73 укучы

83 укучы

Иске мәктәп бинасы һәм мәктәп интернаты бүген дә халыкка хезмәт итә: интернат балалар бакчасы итеп файдаланыла, мәктәпнең иске бинасында Айбаш авыл җирле советы, мәдәният йорты, китапханә, медпункт һәм почта бүлекчәсе урнашкан.