Скрементов Михаил Никифорович

Скрементов Михаил Никифорович – (1904 – 01.01.1949) – Дан орденының тулы кавалеры, 164 нче укчы полкның (1 нче Белоруссия фронты, 3 нче удар армия, 33 нче укчылар дивизиясе) 82 миллиметрлы миномет  расчеты командиры, өлкән сержант. Дан орденының дүрт ордены белән бүләкләнгән тулы кавалерлар арасындагы  сирәк очраучы   батырларның берсе. 

1904 елда Каймар авылында крестьян гаиләсендә туган. 7 класс белем ала. “Каймар” колхозы рәисе булып эшли. 1941 елның июнендә Биектау районы хәрби комитеты тарафыннан Кызыл Армия сафларына чакырыла.  Төньяк-Көнбатыш, Калинин, 3 нче Балтыйк буе фронтларында сугыша. 1941 елның декабрендә яралана, госпитальда дәваланганнан соң, яңадан фронтка кайта. 1944 елның башына ул 33 нче укчылар дивизиясенең 164 нче укчылар полкы составында укчылар отделениесе командиры, яңадан минометчы булып хезмәт итә. Әлеге часть составында сугыш ахырына кадәр көрәшә. 1944 елның гыйнвар-февраль айларында дивизия Псков өлкәсендә сугышларда катнаша. 7-8 февральдә Никольское һәм Айдарово авыллары янында өлкән сержант отделение белән оста җитәкчелек итеп, дошманның өч контратакасын кире кайтара һәм үз позициясен ныгыта, 15 гитлерчыны тар-мар итә. Әлеге сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен ул беренче бүләгенә – Кызыл Йолдыз орденына лаек була. Март аеннан июль уртасына кадәр 33 нче укчылар дивизиясе Великая елгасындагы (Псков өлкәсе) Стрежневск плацдармында оборонада тора, яңадан Псков-Островск операциясендә катнаша. Бу сугышларда өлкән сержант минометчы була. 1944 елның 16 июленнән 27 июленә кадәр Псков өлкәсенең Пушкинские Горы һәм Остров торак пунктлары янындагы сугышларда өлкән сержант Скрементов минометтан дошманның 5 ут ноктасын һәм 2 взвод солдатын юк итә. Әлеге батырлыгы өчен ул 3 нче дәрәҗәдәге Дан орденына лаек була. 1944 елның 26-67 июлендә Лаура һәм Алуксне (Латвия) шәһәрләреннән көнчыгыштарак узган сугышларда өлкән сержант Скрементов үз минометын төгәл һәм тиз арада дошманнарга төбәп өлгерә. Нәтиҗәдә, 6 ут ноктасы, 60 гитлерчы тар-мар ителә, 12 контратака кире кагыла, чолганыштан чыкканда, барлык матди кирәк-яракны алып чыга. Скрементов яңадан 3 нче дәрәҗәдәге Дан орденына тәкъдим ителә. 33 нче укчылар дивизиясе командирының 2 һәм 10 август приказлары нигезендә өлкән сержант Скрементов Михаил Никифорович 3 нче дәрәҗәдәге ике Дан орденына лаек була. 1945 елның 1-3 мартында Реч шәһәре районында (Польша, Көнбатыш-Поморское воеводствосы) 82-мм миномет расчеты командиры, старшина Скрементов, сугышчылары белән бергә, дошманның 3 ут ноктасын һәм 10га якын гитлерчыны юк итә. 1945 елның 18 мартында, 3 нче удар армия буенча приказ нигезендә, өлкән сержант Скрементов Михаил Никифорович 2 нче дәрәҗә  Дан ордены белән бүләкләнә. 1945 елның 22 апреленнан 2 маена кадәр Берлин шәһәре өчен барган сугышларда сержант Скрементов, расчет сугышчылары белән җитәкчелек итеп, дошманның 4 ут ноктасын, 8 фашистны һәм 15 автоматчыны юк итә. 1945 елда демобилизацияләнә. Туган авылына кайта.

СССР Югары Советы Президиумының 1946 елның 15 май  Указы нигезендә, “фронтта командование заданиесен үрнәк рәвештә үтәгән һәм немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен” Скрементов Михаил Никифорович 1нче дәрәҗә  Дан ордены белән бүләкләнә. Ул Дан орденының тулы кавалеры булып тора. Сугыштан соң Татарстан АССР Биектау районының Семиозерка авылында колхоз рәисе урынбасары булып эшли.

1949 елның 1 гыйнварында вафат була. Каймар авылы зиратында җирләнә.